Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Авыл җирендә бары тик эшләп кенә уңышка ирешеп була

Биектау муниципаль районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин 60 баш мөгезле эре терлек асрауга исәпләнгән яңа, заманча, роботлаштырылган “Латыйпова” крестьян-фермер хуҗалыгында булып китте.

Агымдагы ай азагына кадəр биредə мөгезле эре терлеклəрне өстəмə рəвештə тагын 70 башка арттырырга исəплəп торалар. “Латыйпова” крестьян-фермер хуҗалыгы аягында нык басып тора, ул гел үсештə, ел саен эш темпларын арттыра гына бара. Ə мондый күркəм гамəлнең юл башы 2000 нче елларга кергəндə, Казан дəүлəт ветеринария медицинасы академиясен тəмамлаган яшь ветеринария табиблары Минсинə белəн Ленар Латыйповлар юллама буенча Казанга терəлеп диярлек торучы Биектау районының Дөбьяз авылына эшкə килгəч салына. Ленар Исмəгыйлович колхозда ветеринар, ə Минсинə Миңзарифовна селекция белгече булып эшли башлыйлар.

Дүрт елдан соң колхоз банкротлыкка чыгып, бөлгенлеккə төшкəннəн соң, ир белəн хатын ит сату белəн шөгыльлəнеп карарга дигəн фикергə килə. Җиң сызганып эшкə керешəлəр - яшь терлеклəр сатып алалар, аларны үстерəлəр, продукциясен эшкəртəлəр һəм саталар. Биектау районында яшəүче Латыйповлар бизнесларын бары тик үз тырышлыкларына гына нигезлəп башлап җибəрəлəр. Кредитка сыерлар сатып алалар, аннары дəүлəт ярдəме белəн ферма салып куялар. 2010 нчы елда крестьян-фермер хуҗалыгы булып теркəлəлəр. 28 баш мөгезле эре терлектəн башлап җибəргəн булсалар, бүгенге көндə бу - райондагы иң зур крестьян-фермер хуҗалыкларының берсе.

2013 нче елда гаилə терлекчелек фермасын үстерү грантын яулау көрəшендə җиңеп чыгу эшне тагын да киңрəк җəелдерү өчен өстəмə этəргеч биреп, эшкə дəртлəндереп тора. Əлеге акчаларга терлеклəрнең баш санын арттырып кына калмыйлар, яңа җиһазлар алып, зур, иркен ферма да төзеп куялар. Дəүлəт ярдəме авыл хуҗалыгында үз эшлəрен яңа башлап җибəргəн фермерларга бик күп нəрсəлəргə ирешергə мөмкинлек бирде. Ел саен уздырыла торган ярминкəлəрдə Латыйповлар һəрвакытта да үзлəре җитештергəн сыйфатлы, экологик яктан чиста продукциялəрен алып килеп саталар. Сату урыны фермерларга бушлай бирелə. Сентябрь аеннан башлап, декабрьгə кадəр алар казанлыларны ит һəм сөт белəн тəэмин итəлəр. Аларның үз продукциялəрен алып килүлəрен сатып алучылар көтеп торалар. Чөнки дөбьязлыларның югары сыйфатлы, тəмле сөт җитештерүен алар аңлап өлгергəннəр инде. Бу - Италиядəн кайтарылган заманча җиһазлар куллану нəтиҗəсе дə, аннары, ни дисəң дə, малкайларның саф һавада, иркен басуларда ямь-яшел, сусыл үлəннəр белəн туклануын да исəптəн чыгарырга һич ярамас.

Биектау районы Башлыгы Рөстəм Кəлимуллин əлеге фермер хуҗалыгында еш була, Латыйповларга эш барышында килеп туган мəсьəлəлəрне хəл итəргə булыша. Менə шулай район һəм республика җитəкчелəре ярдəме фермерларга эшлəрен дəвам иттерергə, үз бизнесларын үстерергə этəргеч, көч бирə, яңа үрлəрне яуларга дəртлəндерə.

Авыл хуҗалыгында хезмəт куйган елларда ирле-хатынлы Латыйповлар тырышлыклары бəрабəренə бик күп бүлəклəргə, медальлəргə һəм дипломнарга лаек булдылар. Бу хезмəтчəннəр өчен əлеге бүлəклəр бик тə кадерле, чөнки алар фермерларның һөнəри осталыгын, аларның үз эшлəрен җиренə җиткереп башкаруларының инандыргыч дəлиле.

2017 нче елда Латыйповлар “Иң яхшы гаилə фермасы” конкурсында 200 башка кадəрге номинациядə 2 нче урынны яулап, тагын илнең иң яхшы фермерлары арасына керделəр. Бу аларга, əлбəттə, зур куаныч китерə, чөнки мондый җиңү - хезмəтеңнең танылуы дигəн сүз. Һəм бу уңыш аларга монысыннан да зуррак казанышларга юл ача.

Белемнəре буенча ветеринарлар булганлыктан, алар малкайларны үзлəре дəвалыйлар, үзлəре тəрбиялилəр һəм рационны да үзлəре төзилəр. Латыйповлар крестьян-фермер хуҗалыгын башлап җибəрү, аны үстерү буенча туплаган бай тəҗрибəлəрен бик телəп уртаклашалар, əлеге тармакта тəүге адымнарын атлаучыларны фермерлык эше серлəренə төшендерəлəр, шулай ук киңəш сорап мөрəҗəгать итүчелəрне дə кире борып җибəрмилəр. Гаилə һəрдаим эшчəнлекне ничек оештыру һəм мондый эшкə алынган эшмəкəрлəргə ярдəм программаларыннан аңлап-белеп һəм нəтиҗəле файдалану буенча осталык дəреслəре бирə.

Елена МАРТЫНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев