Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Авыл булдыклы кешеләре белән матур

Мәмдәл авылы мәдәният йортында иҗат кичәләре бик еш уздырыла. Чөнки биредә яшәү энергиясе ташып торган талантлы кешеләр байтак. Алар бәйрәмнәрне дә күңелле итеп уздыра белә. Күптән түгел авылның лаеклы игенчеләрен, терлекчеләрен хөрмәтләүгә багышланган күркәм бәйрәм уздырылды.

Аларны район һәм авыл клублары хезмәткәрләре матур җырлар һәм биюләр белән сәламләде. Гомере буе үзен туган җиренә хезмәт итүгә багышлаган кешеләр бер-бер артлы сәхнәгә менде, аларның һәрберсе бүгенге көннең муллыгы, туган авылның матурлыгы, кешеләрнең тырышлыгы турында горурланып сөйләде. Әлеге кичәне Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлсинә Шакирова әзерләде. Ул гомере буе Мәмдәл авылы клубында эшләде: элегрәк елларда авыл мәдәният үзәгенең сәнгать җитәкчесе булса, соңгы 30 елда мәдәният йорты директоры булды, авылның иҗат яшьләрен бергә туплап, халык арасында мәдәни-агарту эшләре алып барды. Аны районда да җәмәгать эшләрендә актив катнашучы кеше буларак та беләләр. Пенсия яшендә булуына карамастан, Гөлсинә Шакирова бүген дә актив иҗади тормыш белән яши. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көненә багышланган бәйрәмне үткәрүне дә үз өстенә алды. Авылдашлары тынгы белмәс Гөлсинә Шакировага бүләк тә әзерләп куйган булган. Бүләкне ул бәйрәм соңында алды һәм көтелмәгән шатлыктан хәтта аның күзләре яшьләнде.

“Көтмәгәндә, уйламаганда шундый бүләк алуыма бик шатмын. Авылдашларыңның синең хезмәтне зурлавы үзе зур бәхет”, - диде ул бүләкне кулына алгач.

Реклама

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәхимҗан Кәримов авыл хезмәтчәннәренә Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллинның Мактау хатларын тапшырды.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X