Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Автомобильләр кар бураны туздырды

Узган ял көннәрендә Биектау районында «1400» һәм «1600» төркемнәрендә кышкы трек узышлары буенча Татарстан Республикасы Кубогының 1 нче этабы тәмамланды.

Ярышларда катнашу теләге белдереп өч дистәдән артык команда гариза бирде.

«Боз өстендә узыш» ярышларының приз фонды 1 миллион сум тәшкил итте. Боз өстендә узышларда моңа кадәр бик күп ярышларда җиңү яулаган Тимур Тимерҗанов, Ирек Миннәхмәтов, Рәис Миңнеханов, Рәсүл Миңнеханов, Михаил Тягунов, Олег Жаворонков, Андрей Васильев, Дмитрий Брагин, Рөстәм Фәтхетдинов катнашты.

Тимур Тимерҗанов узышның беренче секундларында ук бер генә көндәшенә дә үзен узып китәргә мөмкинлек бирмичә, алга ыргылды. Һәркем аны җиңүче булыр дип озатып калды. Әмма автомобиле сафтан чыгу сәбәпле, ул дистанциядән төшеп калды. Шундый тәҗрибәле автоузышчының дистанциядән төшеп калуы аның үзе өчен генә түгел, җанатарлары өчен дә көтелмәгән хәл булды. Спорт нәкъ менә шул көтелмәгән нәтиҗәләре белән кызыклы һәм үзенә җәлеп итә дә инде. Нәтиҗәдә, Тимур Тимерҗанов бер генә балл да җыя алмады.

Ә менә Түбән Кама автоузышчысы Олег Жаворонков бу көнне күпләрне сокландырды. Өченче урынны ул үзенең көндәше Евгений Ушмаевтан тартып алды һәм үз медаленә чытырдатып ябышты. Чөнки элек алар икесе дә 14әр очко җыеп, бертигез дәрәҗәдә тордылар. Соңгы узышта Олег Жаворонков өстенлек алды.

Усадта автоузышлар үткәрү матур гадәткә әверелде. Быелгы узышлар башка форматта узды дисәң дә була. Трассаның озынлыгы, киңлеге үзгәртелгән иде. Боз өстендә ярышлар бик зур тизлек белән бара. Шуңа күрә автомобильне әзерләүгә генә түгел, аның белән идарә итүнең тактикасына һәм технологиясенә дә зур игътибар сорала. Әгәр шул шартларның барысы да бик яхшы үтәлә икән, димәк җиңү синең кулда дигән сүз. Бу юлы составында Михаил Тягунов һәм Олег Жаворонков булган МЦ АВТОКРОСС-VIATTI командасы җиңүче дип табылды. Ә шәхси зачетта Россиянең титуллы узышчыларының берсе Дмитрий Брагинга тиңнәр булмады. Ул мөмкин булган 100 очкодан шул ук кадәр очко җыйды.

- Биредә җиңү бик җиңелләрдән булмады. Чөнки узышларга Татарстанның иң яхшы автоузышчылары килгән иде. Конкуренция көчле булды, - диде соңыннан Дмитрий Брагин.

Рәис Миңниханов Дмитрий Брагиннан ике генә очко белән калышып, икенче урынны алды.

Энҗе ГАРӘФИЕВА, Ранил ИШМУРАТОВ фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев