Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Атлар да чабышмагач, нинди Сабан туе инде ул!

Сабан туе – иң матур милли бәйрәмнәрнең берсе. Анда уздырыла торган күңел ачулар, уеннар да милли төсмерләр белән сугарылган була. Шундыйларның берсе - ат чабышлары халык көтеп ала һәм яратып карый торган бәйге.

Биектаулылар һәм бәйрәм кунаклары 16 яшьлек Әдилә Усманованың Серебряная кушаматлы атта ничек финишка ыргылганын тын да алмый күзәттеләр, чабышкының тизлегенә хәтта күз иярмәслек иде. Шактый яшь җайдак булуына карамастан, чемпионлык юлында Әдилә әллә кемне түгел, ә үзенең әтисен уздырды. Мондый уңышның серен безгә ярышлар хөкемдары ачты.

- Серебряная кушаматлы ат Арчада уздырылган ярышларда 4 ел рәттән катнаша инде. Арчада Ат көне үткәрү гадәткә кергән. Атлар анда 40 километрга да, 80 километрга да чабалар, Серебряная аларда һәрвакытта да призлы урыннар яулады, - дип сөйләде ярышлар хөкемдары Рөстәм Сабиров.

Әдилә район Сабан туенда да яраткан аты белән призлы урынны алуга иреште. Яшь булуына карамастан, шактый зур тәҗрибә туплаган инде ул. Чөнки ул 6 яшеннән бирле атлар янында, аны шушы яшеннән атта йөрү, аларны аңлау серләренә төшендергәннәр.

- Мин бүген ярышта Быштак кушаматлы гарәп атында катнаштым, 2 нче урынны алдым. Ә җирле атлар бәйгесендә Серебряная белән бергә катнаштык һәм 1 нче урынны алдык.

Әмма атлар белән уртак телне барлык җайдаклар да таба алмады. Рыжая кушаматлы ат юл буена нигәдер киреләнде һәм бер дә финишка барып җитәргә ашкынмады. Әмма барыбер аңа 1600 метр араны узарга туры килде һәм киң күңелле тамашачылар аны алкышларга күмделәр.

Чабышта барлыгы өч узышка бүленгән 11 ат катнашты. Ярышта катнашучыларның барысына да 1000әр сум акчалата бүләк бирделәр, ә инде беренче өчлеккә кергәннәр 5, 8 һәм 10000 әр сум акча алдылар.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев