Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Аның җырларыннан күңелгә моңнар тула

20 ноябрьдә Башкортстанның Уфа шәһәрендә "Идел" татарбашкорт җыры Халыкара конкурсы булды. Анда Биектауның 4 нче мәктәбе укучысы Феофанова Амелия җиңүче булды. Якташ кызыбыз Габдрәкыйпова Әдилә 3 дәрәҗә лауреат исемен алды. Феофанова Амелия Гала-концертка чакыру алып, Башкортстанның һәм Татарстанның легендар җырчылары белән бер сәхнәдә "Тәфтиләү" җырын башкарды, шулай ук махсус бүләккә лаек булды.

- Амелия, ничә яшьтән җырлыйсың?

- Әни мине 5 яшемдә “Балкыш” балалар иҗат йортына алып килгән. Аның төп максаты минем татар телемне, сөйләмемне яхшырту булган. Шул көннән минем иҗади тормышым башланды.

- С ә х н ә г ә ч ы к к а н д а дулкынланасыңмы? Андый чакта сиңа кем ярдәм итә?

- Бераз дулкынлану бар инде ул. Әмма сәхнәгә чыккач, мин җыр эченә кереп китәм.

- “Идел” конкурсы турында да сөйлә әле. Аннан нинди хискичерешләр алдың?

- Башкортстанда узачак конкурска без ныклап әзерләндек. Аңа кадәр мин ике конкурста катнашып җиңү яуладым. "Казан сөлгесе" конкурсында ГранПри алсам, Әлфия Авзалова конкурсында да җиңүче булдым. Бу миңа көч, ышаныч бирде. Башкортстан - талантлар җире. Шуңа күрә бик тырышырга туры килде. Конкурсантлар бик көчле.

- Гала-концертта зур артистлар белән чыгыш ясагансың икән. Кемнәр алар?

Реклама

- Гала-концертка чакырулары, Татарстан һәм Башкортстанның халык артистлары Идрис Газиев, Зилә Сөнгатуллина, Флюра Килдиярова белән чыгыш ясау мөмкинлеге тудырганнары өчен мин бик рәхмәтле.

- Амелия, син һәрвакыт төрле конкурсларда, чараларда катнашасың. Укуга вакыт каламы?

- Әйе, барысын да берьюлы алып баруы җиңел түгел. Конкурслардан тыш, мин музыка мәктәбендә саксофон, фортепьяно, сәнгать мәктәбе, бию классы буенча шөгыльләнәм. Бу миңа сәхнәдә бик ярдәм итә. Минем саксофонда уйнап, үзем башкарган җырларым бик күп. Кичләрен дә филармониягә 3 сәгатьлек репетицияләргә барам, чөнки мин алып баручы һәм солист булып торам. Балалар джаз оркестры белән берлектә Яңа ел мюзиклларына әзерләнәбез.

- Уңышлар сиңа, Амелия.

- Рәхмәт .

Әңгәмәне Гүзәлия ВАФИНА алып барды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X