Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Андриян Тябин: “Хезмәттәшләреңә башта үзең үрнәк күрсәтергә кирәк”

Җитәкчелекнең иң нәтиҗәле алымы - уңай үрнәк. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Станислав Чапурин һәм “Боз сарае” директоры Андриян Тябин нәкъ менә шулай эшлиләр дә. Шушы көннәрдә алар Биектау районы үзәк хастаханәсенә килеп киттеләр, максатлары “Спутник-V” вакцинасы белән прививка ясату иде.

Сәламәтлекнең һәм шәхси үрнәкнең нәрсә икәнлеген алар башкаларга караганда да яхшырак беләләр. “Спутник-V” вакцинасы белән беренче тапкыр прививка ясаталар. Тиешле кәгазьләрне тутыралар, кайчан килергә икәнлеген ачыклыйлар да, билгеләнгән вакытка поликлиникага килеп тә җитәләр.

- Безгә карап хәзер бөтен коллективыбыз да киләчәк, - дип елмаялар җитәкчеләр.

Прививка ясатуга нибары 5 минут вакыт китә. Аннары табиблар аларга 30 минут залда утырып торырга киңәш итәләр. Монысы вакцинаның аны ясаткан кешегә ничек йогынты ясавын белү өчен кирәк икән. Баш әйләнүләр һәм башка үзгәрешләр сизелмәгән.

- Миндә ниндидер моңа кадәр күзәтелмәгән сиземләүләр булды, дип әйтә алмыйм. Уколларны элек тә ясата идек инде. Гап-гади бер укол, - диде Биектау районының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Станислав Чапурин.

Икенче партиясен алырга май аенда киләчәкләр. Монысында инде, мөгаен, үзләре генә булмаслар.

- Коллективыбыз коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясатырга планлаштыра. Бездә җиде кеше вакцинаны алды да инде. Хәзер менә тагын егерме биш кеше барырга уйлап тора. Мин шәхсән үз үрнәгемдә бу прививканың бернинди куркынычы да булмавын исбатладым, - дип өстәде “Биектау” спорт мәктәбе директоры Андриян Тябин.

Хәзер пациентлар көн саен көндәлек тутырырга тиеш булалар. Бу үзеңне ничек хис итүең турында теркәүнең онлайн-формасы, аны Дәүләт хезмәтләре сайтында тутырырга мөмкин булачак. Шунда ук прививка ясатасың килүе турында да гариза калдырырга мөмкин.

- Вакцина ясатырга регистратурада, Дәүләт хезмәтләре аша, шулай ук 2-33-55 телефоны буенча да язылырга була. Исем-фамилияңнән тыш паспорт мәгълүматларын да күрсәтергә кирәк. Аның бернинди катлаулылыгы да юк, - дип аңлатты Биектау районы үзәк хастаханәсенең табиб-эпидемиологы Айрат Сираҗиев.

Прививка ясатканнан соң шәфкать туташы барысын да тәфсилләп аңлата. Тиздән Биектау районы үзәк хастаханәсенә “ЭпиВак корона” кайтачак. Шунлыктан әлегә кайсы вакцина белән прививка ясатырга теләвегезне хәл итәргә мөмкин.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев