Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

“Алтынчәч” җиңүчеләре билгеле

Биектау районында узган аэробика буенча “Алтынчәч” ярышларында илнең 22 төбәгеннән һәм Беларусь республикасыннан бер меңнән артык спортчы катнашты.

Мондый дәрәҗәдәге ярышлар Биектауда тәүге тапкыр үткәрелде. Былтыр “Биектау” спорт комплексында спорт аэробикасы буенча республика турниры узган иде. Быел исә илкүләм чараны үзебездә кабул иттек.

– Ярышта барлыгы илнең 18 төбәгеннән спорт командалары вәкилләре катнашкан. Шуңа күрә әлеге чара рәсми рәвештә илкүләм статуска ия булды. Алга таба аэробика буенча “Алтынчәч” ярышлары ел саен үткәреләчәк, – диде ТР спорт аэробикасы федерациясе президенты, ярышларның директоры Ләйлә Псардия.

Быел катнашучылар исемлегендәге 18 төбәккә тагын 4 төбәк һәм Беларусь республикасы да өстәлгән. Мәйдан уртасында нигездә кызлар. Ярышның исеме дә гүзәл затларга бәйле һәм безне XII гасыр тарихына алып кереп китә. Илгә монголлар һөҗүм иткәч, хан кызы Алтынчәч тагын кырык сугышчы-кыз белән бергә Биләрне дошманнан сакларга китә.

– Аэробиканы спортның гимнастик төре буларак үстерә алсак, бирегә малайлар да тартыла башлаячак, – дип фикере белән уртаклашты дөнья һәм Европа чемпионы Роман Семенов.

Реклама

Дөньякүләм аренада Россия спорт аэробикасы буенча әйдәп баручыларның берсе булып санала. Безнең гимнастларның әзерлек дәрәҗәсе бик югары. Шуңа күрә көндәшлек тә зур. Биредә әле спортта тәүге адым ясаучы спортчылар да, Россия җыелма командасы вәкилләре дә көч сынашты.

– Әлеге ярышлар бик ошый. Казанга тәүге тапкыр килдек. Үзебез белән Свердловск өлкәсеннән зур делегация алып килдек, – ди дөнья һәм Европа чемпионы, Свердловск өлкәсе җыелма командасы вәкиле Вероника Корнева.

  Алар медальләр саны буенча да алдынгылар рәтендә. Тугыз алтын медаль алган Санкт-Петербург гимнастлары гына барысын да уздырды. Татарстан спортчылары өч көмеш һәм шул ук кадәр бронза медальгә лаек булды.

Энҗе Гарәфиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X