Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Алкалы хоккей Биектау спортын әйдәп бара

2007 елдан башлап, 1 декабрь - Бөтенроссия хоккейчылар көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге спорт төре белән мавыгучы, чын-чынлап шөгыльләнүче, киләчәктә үз тормышларын хоккей белән бәйләргә теләүчеләр арасында биектаулылар да бар. Аларның күбесе үз алларына максат куеп яши торган балалар һәм яшүсмерләр. Урамда җил куып, я булмаса өйдә телевизор карап, планшет-телефонда ятарга андыйларның вакыты юк. Алар хоккейга йөри. Хоккей тәртипкә өйрәтә, үз өстеңдә эшләргә, һәрвакыт тырышырга өнди. Һич шик юк, алар барысы да чын ир-егетләр булып үсеп җитәр.

Бөтенроссия хоккей көнендә дә «Биектау» Боз сарае гадәттәгечә гөр килеп тора. Биредә 2010 елда туган малайлар хоккей командасы үзләренең тренерлары Сергей Солодаев җитәкчелегендә күнегүләр уза. Сергей Солодаев Түбән Кама шәһәре хоккей командасында уйнап килә. Аның халыкара профессиональ лигаларда уйнау тәҗрибәсе бар. Хәзер инде остаз үзенең уен тәҗрибәсен балаларга өйрәтә.

“Хоккей - минем тормышым. Мин көннәр буе боз өстендә. Балалар белән төрле турнирларда катнашабыз. Бу - тулы канлы тормыш. Хәтта шәхси тормышка вакыт та калмый. Чөнки күп вакыт ярышларда, турнирларда, күнегүләрдә, юлда үтә, - ди «Биектау» спорт мәктәбе тренеры Сергей Солодаев.

Спорт мәктәбе директоры Андриян Тябинның да Боз сараеннан чыкканы юк. Ул да гомере буе хоккейга гашыйк. Шулай булмаса, районда спортның бу төре балалар арасында киң үсеш ала алмаган булыр иде. Боз сарае да үзенең төп ролен бик оста уйный. Бирегә килеп керү белән хоккей мохитенә чумасың. Диварларга данлыклы хоккейчыларның фотолары, алар кулланган атрибутлар эленгән. Алар яшьләргә көч, дәрт биреп тора сыман.

“Бу майканы безгә Сергей Зиновьев бүләк иткән иде, - ди «Биектау» спорт мәктәбе директоры Андриян Тябин. - Майкада атаклы хоккейчыларның имзалары куелган. Майканы бер тапкыр юдык та инде. Ә менә имзалар саклана”.

Реклама

Сергей Зиновьев бүләк иткән майкадан тыш, биредә Ак барс командасы уенчысы Кирилл Петров һәм Ак барсның элеккеге капкачысы Эмиль Гарипов биргән свитер да бар. Үзебезнең хоккей йолдызлары белән элемтәдә тору яшь хоккейчыларга җиңәргә этәргеч бирә.

“Безнең командаларның турнирларда җиңеп алып кайткан кубокларын куярга урын да җитми башлады инде. Әмма анысы проблема түгел, горурлык хисләре тудыра торган шатлык кына. Соңгы 5 елда Биектау районы хоккей командалары төрле дәрәҗәдәге ярышларда даими рәвештә җиңеп килә. Чөнки без бердәм, тренерларыбыз максатчан, ә балаларыбыз елдан-ел осталыкларын арттыра бара”, - ди Андриян Тябин.

Биектау районы хоккей командаларында уйный торган яшь хоккейчыларны республиканың әйдәп бара торган командаларына чакыралар. Берәм-берәм дә алалар, кайвакыт звено белән дә китеп баралар. Шулай булырга тиеш тә. Яшьләргә үсәр өчен стимул кирәк. Мондый күренеш командада калганнарына тагын да тырышыбрак уйнарга этәргеч бирә.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X