Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Алдынгыларны котлау - сабан бәйрәменең күркәм мизгеле

Биектау районының “Казан арты” паркында халык зарыгып көткән Сабан туе шатлыклы хисләр белән шау- гөр килеп узды. Татар халкының милли бәйрәмен ачу тантанасы Биектау авылындагы төп стадионда үткәрелде.

Сабан туе элек-электән язгы кыр эшләрен уңышлы тәмамлау билгесе, игеннәрнең мул булып үсүләрен теләүне чагылдыру бәйрәме булып саналган. Бу көнне язгы кыр эшләренә нәтиҗә ясадылар һәм яхшыларның да яхшыларын хөрмәтләделәр, бүләкләделәр. Район күләмендәге Сабан туенда андыйлар арасында “Татарстан” агрофирмасы сыер савучысы Фәридә Шәйхиева һәм “Красная заря” хуҗалыгы механизаторы Владимир Чернов бар иде.

Владимир Черновның эш көне кояш чыгу белән башлана, кояш баткач кына тәмамлана. “Красная заря” хуҗалыгында ул 15 елдан бирле механизатор булып эшли.

- Мондый бәйрәмнәрне яратмыйм мин. Дөресрәге, Сабан туен яратам, ә менә бүләкләүләрен өнәп бетермим. Мин тыйнак кеше, шунлыктан, үзегез аңлыйсыздыр, мондый мизгелләрдә читенсенәм, - диде “Красная заря” хуҗалыгы механизаторы Владимир Чернов.

- Җә й а й л а р ы н да ул көннәр буена басудан, җәйге терлекчелек комплексыннан кайтып керми. Кышын авыл юлларын кардан чистартырга булыша, башка физик эшләре дә бар.

Владимир Геннадьевич авылдашларының бер генә үтенечен дә кире какмый. Хезмәттәшләре аның турында тыйнак һәм бик тырыш, эшчән кеше диләр.Владимир Чернов үзенең бөтен барлыгын эшенә бирә, шунлыктан гаилә дә кормаган. Үзе әйтүенчә, сүзне озакка сузарга яратмый, аның өчен иң мөһиме - эш. Эшендә дә аның үз кагыйдәләре, үз тәртибе бар.

- М и н е м п р и н ц и п - кабаланмаска, беркая да ашыкмаска. Бөтенесен дә тыныч кына башкарырга. “Ашыккан ашка пешкән”, дип юкка гына әйтмиләрдер, - дип дәвам итте сүзен “Красная заря” хуҗалыгы механизаторы Владимир Чернов.

Владимир Чернов менә шулай ашыкмый-кабаланмый гына чәчү чемпионы булган да инде. Тракторда ул иң югары күрсәткечләргә ирешкән һәм шуның өчен район җитәкчеләре аны Сабан туенда аерым билгеләп үттеләр.

Язгы кыр эшләренә нәтиҗә ясау - бәйрәмнең үзәге, төп традициясе, чөнки Сабан туе элек-электән уңдырышлылык һәм кыр эшләре көне дип саналган. “Татарстан” агрофирмасы сыер савучысы Фәридә Шәйхиева да Чернов кебек үк чемпионлыкка чыккан. Аларны махсус акчалата премия һәм аерымлык билгесе белән бүләкләделәр.

Тантаналы ачылышта 40тан артык биектаулы билгеләп үтелде, болар - авыл хуҗалыгы алдынгылары һәм Биектау районы оешмаларының иң яхшы хезмәткәрләре. Мондый гамәлләр “Казан арты” паркының төп стадионында барды. Анда тамашачылар һәм дәрәҗәле кунаклар өчен бик матур театральләштерелгән тамаша да тәкъдим иттеләр.

М ә й д а н г а р е с п у б л и к а территориясендә яшәүче барлык халыклар вәкилләре җыелды. Сабан туенда йөздән артык артист катнашты, бәйрәм кунакларының саны берничә меңгә җитте. Милли бәйрәмнең шушындый якты, истә калырлык мизгеле Биектау Сабан туеның йөзек кашы - Татарстан халыкларының авыл йортлары белән бик матур үрелеш тапты.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев