Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Альберт Нигъмәтуллин: «Безнең командабыз - иң яхшылардан»

Биектау районының яшь хоккейчылары республика беренчелегенә уздырылган ярышларда алтын медальләргә лаек булдылар. Билгеле булганча, Кукмараның “Олимп” Боз сараенда 2008 елгы үсмерләр командалары арасында хоккей буенча Татарстан беренчелегенә ярымфинал һәм финал ярышлары үткәрелде.

“Биектау” командасы хоккейчылары ярышның беренче көнендә Баулы командасы белән очрашты һәм җиңүгә иреште. Уен башлангач та Әмир Фазуллин һәм Нияз Фатыйхов баулылылар капкасына ике алка кертте. Көндәшләр дә “йоклап” торучылардан түгел иде. Шул ук минутта “Баулы” командасы биектаулылар капкасына һөҗүм итеп, бер алка кертүгә иреште. Уенның беренче периоды тәмамланганда исәп 2:2 булды.

Икенче период башында “Биектау” командасы исәпне кискен үзгәртүгә иреште. Беренче өч минут эчендә Биектау хоккейчылары көндәшләре капкасына 2 алка кертте. Минут та үтмәде, баулылылар бер алка кертүгә иреште. Мондый сценарийны биектаулылар гадәттән тыш хәл буларак кабул итте һәм үзләренең тырышлыклары, үҗәтлекләре, максатчанлыклары белән тагын 4 тапкыр көндәшләренең кәефен кырырга өлгерде. Уен 11:5 исәбе белән “Биектау” командасы җиңүе белән тәмамланды.

“Мин бу команда белән беренче генә елымны эшлим, - ди тренер Альберт Нигъмәтуллин. - Бер сезонда командага спорт сөючән, хоккейны яраткан, тырыш, максатчан яшүсмерләрне генә туплый алдык. Иң мөһиме, алар командадаэшли белә. Команданы тоя белү - җиңү белән бер инде ул. Афәрин!”

Икенче көнне ике күрше район командалары моңарчы күзәтелмәгән уен күрсәтте. Бозда Арча һәм Биектау районнары командалары көч сынашты. Алар республика чемпионы исемен алу өчен көрәште. Уен хөкемдарлары Биектау хоккейчыларын 18 тапкыр җәза бирелгәннәр утыргычына озатты. Беренче периодта гына да безнең уенчыларга 5 тапкыр җәза бирделәр, ә арчалылар бу вакытта тулы состав белән уйнады. Әмма хөкемдарларның вакытвакыт кискен җәза бирүләренә, җитди карарлар кабул итүләренә карамастан, “Биектау” командасы югалып калмады, хоккейчыларның җиңүгә омтылышы кимемәде. Аз составта уйнауларына да карамастан, Биектауның яшь хоккейчылары көндәшләре капкасына бер-бер артлы алкаларны кертә торды. Нәтиҗәдә соңгы уен 12:3 исәбе белән тәмамланды.

Реклама

Команда рухы һәм югары профессиональ уен Биектау районы командасына республика пьедесталының беренче баскычына менәргә мөмкинлек бирде.

“Республика беренчелеге финалына чыккан командалар барысы да көчле иде, - ди “Биектау-2008” командасы тренеры Альберт Нигъмәтуллин. Аларның һәрберсе һәр матч барышында зур каршылыклар күрсәтеп уйнады, һәркем чемпионлыкка омтылды”.

2020-2021 еллар сезонында хоккей буенча Татарстан беренчелегендә барлыгы 19 команда катнашты. Альберт Нигъмәтуллин кулы астында шөгыльләнүче яшь хоккейчылар үзләрен республика күләмендә югары потенциалга ия, үҗәт һәм оста хоккейчылар итеп танытты. Уңышлар сезгә!

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев