Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

«Аларны кисәкләп җыйдылар»: Казанда авариядә зыян күргән дүрт егет реанимация ята

5 апрельдә шәһәр үзәгендә коточкыч юл һәлакәте китереп чыгарып, фаҗига урыныннан качып киткән элекке полицейскийны Казанның Вахитов районы суды сак астына алды. Зыян күргән дүрт егетнең гомере өчен табиблар көрәшә — алар барысы да реанимациядә ята. Яшүсмерләрнең әти-әниләре SNTAT.RU га балаларының хәле турында сөйләде.

Улы Маратның авариягә очрап авыр хәлдә реанимациягә эләгүе турында Лия Хөсәенова төнлә генә белә. Фаҗигагә бер-ике сәгать кала ул улын һәм аның дүрт дустын озатып калган була. Егетләр Маратның «Мицубиси» машинасына утырып юлга чыгалар.

Марат машинасын сатарга җыенган булган. Фаҗига буласы көнне, машинаны сатып алучы үтенече буенча, Марат һәм аның дусты Риналь автомобилен автосервиска алып керә, аларга машинаның тәртиптә булуын расларга кирәк була. Автомобильнең төзек булуына инангач, сатып алучы Маратка акчаның бер өлешен күчерә һәм якын арада машинаны алып китәчәген әйтә.

«Шул көнне улым: „Карлыгачымны сату бигрәк кызганыч“ диде. Марат дуслары белән бергә соңгы мәртәбә машинада йөреп калырга тели. Алар китте, ләкин кире әйләнеп кайтмадылар», — дип сөйләде Лия Хөсәенова.

Авария алдыннан аңа улы шалтырата. Марат тиздән кайтачагын әйтә, берәр нәрсә сатып алырга кирәкмиме дип кызыксына. Ике сәгать узгач та егет өенә кайтмый. Әни кеше пошаманга бирелә.

«Төнге беренче ярты иде инде, мин аңа „Син кайда?“ дип яздым. Әмма ул миңа җавап бирмәде, күпмедер вакыттан соң миңа, хастаханәдән шалтыратып, аның реанимациядә булуын әйттеләр», — ди Маратның әнисе.

Авария вакытында аның улы пассажир урынында, өч дусты — Риналь, абыйлы-энеле Кәрим һәм Салават арттагы утыргычта була. Рульдә аларның уртак дуслары Азат була. Марат үзе рульгә утырырга курыккан, чөнки кыш көне кулын сындырып, гипсын күптән түгел генә салдырган була. Егетләр балачактан ук таныш, бишесе дә автомобиль ремонты белән мавыккан.

«Риналь автомобильләр буенча чын мастер инде. Ул хәтта тәҗрибәле өлкәннәр аңламаган әйберләрне бик җиңел генә хәл итеп куя иде. Әгәр Марат машинасы белән берәр проблема килеп чыгып, аны хәл итә алмаса, Риналь гел ярдәмгә килә иде», — диде Лия Хөсәенова.

Авариядән соң бары тик Азат кына аңында калган. Ул ЮХИДИ хезмәткәрләренә авариянең ничек килеп чыкканын сөйләгән, шуннан соң аны хастаханәгә алып киткәннәр. Хастаханәдә автоинспекторлар аның канында алкоголь булу-булмавын тикшергән — туганнары әйтүенчә, егет айнык булган. Әмма бераз вакыттан соң, матбугат чараларында егетләрнең исерек булы турында хәбәр таралды.
«Без табиблар белән сөйләштек һәм анализларның нәтиҗәләрен белешүләрен сорадык. Хастаханәгә алып килү белән алардан шундук анализлар алуларын үзебез ишеттек — аларның канында алкоголь булмаган», — ди Маратның әнисе.  

Машинада пассажир урыннарында утырып барган дүрт егет реанимациягә эләккән. Ринальнең хәле бик авыр булган, авариядә нәкъ менә ул иң зур зыян күргән. Кәрим, Салават һәм Марат тотрыклы авыр хәлдә була, күпмедер вакыттан соң алар аңнарына килә. Алар авария турында берни дә хәтерләмәгән.

«Безнең малайлар үзләре авыр хәлдә хәлдә булса, Азатка мораль яктан бик авыр. Беркөнне ул Марат янына палатага керде — аны кулларыннан тотты һәм „нык бул“ дип пышылдады. Соңыннан елап җибәрде. Бу авария турында аңа әлегә бернинди сорау да бирмибез», — дип сөйләде Маратның әнисе.

Берничә көннән соң улының кисәк кенә хәле начарланган. Табиблар эчке орган өзелгән булырга мөмкин дип фаразлаган. Егеткә ашыгыч рәвештә операция ясаганнар — хәзер аны палатадан кабат реанимациягә күчергәннәр.

Кәрим һәм Салаватның әтиләре сөйләвенчә, егетләрнең икесе дә әлегә реанимациядә ята. Аларга авыртуны тоймасыннар өчен көчле наркоз ясалган.

«Аларны кисәкләп диярлек җыйдылар. Улларымның оча-бот буыннары зарар күргән. Салаватның күкрәк читлегенә дә зыян килгән, сынган кабыргалары үпкәсен тишкән», — диде егетләрнең әтисе.

Риналь бик авыр хәлдә реанимациядә ята. Әнисе сүзләренчә, егетнең талагын алганнар, бавырын кисәкләп җыйганнар. Моннан тыш, ул башы белән бәрелгән, табиблар аның башында гематома тапкан. Хәзер егет медикаментоз комада ята.

«Табиблар яхшыга өметләнергә кирәк дип әйтә. Мизгел эчендә улларыбыз белән шушындый фаҗига килеп чыгуга әле дә ышанып булмый», — диде Ринальнең әнисе.

Авария сәбәпчесе — автоинспектор
Шаһитлар сүзләренә караганда, авария секунд эчендә килеп чыккан. Hyundai йөртүчесе югары тизлектә кызыл утка чыга һәм узып барган машинага бәрелә. Шаһитлар әйтүенчә, ир-ат башта пассажир урынында утыруын әйткән. Әмма фаҗига урынына килгән автоинспекторлар нәкъ менә аның рульдә булуын ачыклый.

Авария гаепчесе фаҗига урыныннан качып китә. Полиция хезмәткәрләре автомобильдә үзләренең коллегасы, әле ул вакытта ЮХИДИ хезмәткәре булып эшләгән 28 яшьлек Максим Абрамов булуын бик тиз ачыклый. Прибор аның авария вакытында исерек булуын күрсәткән.

Аны бер тәүлек узгач тоткарлыйлар. Аңа карата юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, сәламәтлеккә авыр зыян салу маддәсе буенча җинаять эше ачыла.

Шуннан соң Татарстанның эчке эшләр министрының Абрамовны хокук саклау органнарыннан эштән куарга дигән карар чыгаруы билгеле булды.

Судта Абрамов үзен сак астына алмауларын сорады. Экс-полицейский авария урынын ташлап китмәвен, ә тикшерүчеләр янына үзе килүен ышандырырга тырышты.

«Мин үзем килдем. Минем качып ятар урыным юк, нәрсәдер эшләүнең һәм кем беләндер килешүнең кирәге юк инде», — дип кенә әйтте Абрамов.

Шулай да, Казанның Вахитов районы суды Максим Абрамовны 7 июньгә кадәр СИЗОга җибәрде. 

 Подробнее: https://intertat.tatar

Фото: Гаилә архивы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев