Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Аларның бөек батырлыгы беркайчан да онытылмас

23 февральдә Ватан сакчылары көнен бәйрәм итү хөрмәтенә Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин Бөек Ватан сугышы ветераннарын котлады. Һәркайсына “1941- 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы” һәм “ТАССР оешуга 100 ел” медальләрен тапшырды. Безнең районда бүгенге көндә Бөек Ватан сугышында катнашкан 11 ветеран яши.

Әхмәтҗанов Фәйзрахман Әхмәтҗан улы 1941 елның гыйнварыннан 1945 елның маена кадәр 6 нчы укчы дивизия, шулай ук 102 нче танк дивизиясе составында көрәшкән. “Германияне җиңгән өчен” медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Мортазин Габдрәхим Мортаза улы фронтта 1943 елның октябреннән 1945 елның маена кадәр булган. Төньяк флот, 602 нче яр буе батальоны составында көрәшкән, артиллерист. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм “Германияне җиңгән өчен” медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Җ и һ а н ш и н Ә г ъ з ә м Җиһанша улы фронтта 1942 елның маеннан 1943 елның маена кадәр булган. 163 нче укчы дивизиянең 529 нчы укчы полкы составында I нче Украина фронтында көрәшкән. Жуков медале һәм “Германияне җиңгән өчен” медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

М ө л е к о в М а н с у р Һидиятулла улы фронтта 1943 елның 7 июленнән 1945 елның 9 маена кадәр булган. I Украина һәм I Белоруссия фронтлары, 384 нче запас укчы, 143 нче укчы һәм 82 нче укчы полклар составында көрәшкән, Берлинда Рейхстагны штурмлауда катнашкан. II һәм III дәрәҗә Дан ордены, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “Варшаваны азат иткән өчен”, “Германияне җиңгән өчен” медальләре, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Ибраһимов Минһаҗетдин Сәлахетдин улы фронтта 1943 елның 15 ноябреннән 1945 елның маена кадәр булган. Сталинград фронтында көрәшкән. 997 нче укчы полкта хезмәт иткән. Мәскәү, Будапешт шәһәрләре өчен барган сугышларда катнашкан. “Германияне җиңгән өчен” медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Верховный Главнокомандующийдан рәхмәт белдерелгән.

Парфенова Анастасия Ильинична Бөек Ватан сугышында 1942 елның июленнән 1945 елның маена кадәр катнашкан. Благовещенск шәһәрендә 534 нче истребительләр авиация полкында хезмәт и т к ә н . “ Ге р м а н и я н е җиңгән өчен” медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Рамазанов Гомәр Рамазан улы фронтта 1942 елның октябреннән 1945 елның маена кадәр булган. 830 нчы укчы полкта, 238 нче укчы полкта аерым чаңгы батальонында хезмәт иткән. Сугыш дәвамында минометчы була. I һәм III дәрәҗә Дан орденнарына, “ Б а т ы р л ы к ө ч е н ” , “Кенигсбергны алган өчен”, “Германияне җиңгән өчен” медальләренә, шулай ук юбилей медальләренә, ия.

Реклама

Лядков Павел Петрович фронтта 1943 елдан 1945 елның 9 маена кадәр була. I Украина фронты, НКВД эчке гаскәрләренең 169 нчы укчы полкында көрәшә. “Сугышчан казанышлары өчен”, “Германияне җиңгән өчен” медальләренә һәм юбилей медальләренә ия.

М и т р о ш и н И в а н Иванович фронтта 1944 елның февраленнән 1945 елның маена кадәр була. Сугыш вакытында Таманск дивизиясенең 62 нче укчы полкы составында хезмәт итә. 1945 елның 24 июнендә Мәскәүдә Кызыл мәйданда Җиңү Парадында катнаша. “Германияне җиңгән өчен” медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Шәймәрданов Исхак Ибраһим улы фронтта 1944 елның ноябреннән 1945 елның маена кадәр булган. Сугыш елларында Эчке эшләр министрлыгы гаскәрләренең 74 нче п о л к ы с о с т а в ы н д а көрәшкән “Германияне җиңгән өчен” медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Махова Загиря Багмановна 1942 елның 22 июнендә үзе теләп фронтка китә. А р а л а р ы н д а З а г и ря Багмановна да булган яңа алынучыларны Ваенга шәһәренә җибәрәләр. Присяга кабул иткәннән соң ул Кильдин утравында телефонистка булып хезмәт итә.”Германияне җиңгән өчен” медале, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Агымдагы елның маенда Бөек Җиңүгә 75 ел булачак, әмма “сугыш” дигән куркыныч сүз әле кичә генә яңгыраган кебек тоела. Безнең ветераннар фронтка бик яшьли киткәннәр, ә сугыштан соңгы елларда барысы бердәм булып илне торгызуда катнашканнар. Аларның һәркайсы - риваять. Алар барысы да кыю һәм батыр кешеләр, нәкъ менә аларның сугышчан батырлыклары бәрабәренә без тыныч тормышта яшибез. Моның өчен аларга тирән хөрмәт хисләребезне белдерәбез һәм нык сәламәтлек телибез.

Эрнест АБДУЛАЕВ, Фәнил МӨХӘРЛӘМОВ фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев