Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Алар өлкәннәргә чын күңелдән ярдәм итәләр

COVID-19 җәмгыять тормышының барлык якларына да зур үзгәрешләр кертте. Яңа коронавирус инфекциясе шартларында социаль өлкәгә эш икеләтә артты. Социаль хезмәткәрләр тормышта кыен хәлдә калган гражданнарга комплекслы ярдәм күрсәтәләр, социаль, көнкүреш, медицина һәм башка тармакларда проблемалар килеп чыкканда ярдәм итәләр.

Валентина Камкалинаның пандемия башланганнан бирле өеннән чыкканы да юк диярлек. Кайнар линия эшләве турында белүгә үк ул булышуларын сорап мөрәҗәгать иткән. Хәзер социаль хезмәткәрләр аңа даими ярдәм итеп торалар. Азык-төлеге бетү белән нибары бер тапкыр шалтыратып алырга һәм кирәкле продуктлар исемлеген һәм акчасын гына әзерләп куярга кирәк. Аннары социаль хезмәткәр, кибеткә барып, кирәкле барлык әйберләрне ала да, өенә китереп тә бирә.

- Безнең Венерабыз - ярдәм итәргә ашкынып торучы кешебез бар. Нәрсә сорасак та, алып килә. Аңа зур рәхмәт. Без беркая да чыгып йөрмибез бит. Хәзер үзеңне сакларга кирәк, диләр, без шулай эшлибез дә. Безгә ярдәм кулы сузып, кирәкле әйберләрне өйгә үк китереп бирүче социаль хезмәткәрләргә зур рәхмәт, - диде Валентина Камкалина.

Коронавируска кагылышлы вазгыятькә бәйле рәвештә социаль хезмәткәрләрнең буш вакыты бөтенләй дә юк диярлек. Венера Дахно гел аяк өстендә. Эше шундый - һава торышы нинди генә булмасын, ул үз кайгыртуындагы кешеләр янына бармый калмый. Ә алар алтау. Пандемия аның эшенә дә зур үзгәрешләр керткән. Хәзер төп эшеннән тыш Венера Климовна үз җилкәсенә волонтерлык эшен дә алган.

- Волонтерлык - акча түләнми торган, үз теләгең белән башкарыла торган хезмәт. Ә социаль хезмәткәрләр - алар үзенчәлекле кешеләр. Шунлыктан бездә бары тик сизгер күңелле, шәфкатьле, кеше хәленә керә белә торганнар гына кала. Ә кемнәрдер бу эштә озак тоткарланмый. Ашамлыклар алып килүебезне сорагач, кирәкле бөтен нәрсәне алып килергә тырышабыз, - дип сөйләде үзенең эше турында социаль хезмәткәр Венера Дахно.

Хәтта грамота да аңа тантаналы шартларда түгел, ә бәлки юл уңаеннан, үз кайгыртучанлыгына алган чираттагы кеше янына барганда тапшырылды.

Реклама

- Венера Климовна, без сезгә волонтерлык эшчәнлегендә актив катнашканыгыз, Биектау районының өлкән яшьтәге кешеләренә ярдәм күрсәткәнегез өчен зур рәхмәт белдерәбез. “Өмет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге җитәкчелеге исеменнән сезгә грамота тапшырабыз һәм тормышыгызда, эшегездә уңышлар телибез, - дип матур теләкләрен белдерде өйләргә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Лилия Сибгатуллина.

БЕЛЕШМӘ

Татарстанда барлыгы һәр муниципаль районда һәм шәһәр округында социаль хезмәт күрсәтү үзәкләре базасында 45 кайнар линия эшли. Колл-үзәккә республикада яшәүче барлык өлкән кешеләр дә мөрәҗәгать итә ала. Продуктлар һәм дарулар өлкән гражданнарның үз акчаларына алына. Ә китереп бирү бушлай.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X