Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Аграрийлар эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар

11 нче гыйнварда “Әсән” авыл хуҗалыгы предприятиесенең товарлыклы сөтчелек фермасы базасында “Кышлату чорында терлекләрне ашату рационнары һәм асрау шартлары” дигән темага семинаркиңәшмә уздырылды.

Р а й о н ы б ы з н ы ң а в ы л х у җ а л ы г ы п р е д п р и я т и е л ә р е в ә к и л л ә р е н е ң н ә к ъ менә “Әсән”дәге терлекчелек комплексында җыелулары бер дә очраклы түгел. Чөнки биредә үз хезмәтләренең чын осталары эшли. Очрашуга килгән фермерлар эш барышында хуҗалык территориясен күзәтеп чыктылар һәм сыерларны саву, аларны асрау шартлары буенча предприятиедә эшнең ничек җайга салынган булуын күрделәр. Семинарда катнашучыларга терлекләргә нинди азык ашатылуны күрсәттеләр, аннары алар сыер абзарларына уздылар һәм күрсәткечләрне яхшырту өчен нәрсәләрне һәм ничек эшләргә кирәклеге турында тулы мәгълүмат алдылар.

- “ Ә с ә н ” - б е з н е ң районның иң алдынгы хуҗалыгы. Нәкъ менә шуның өчен дә без ба рл ы к җ и т ә к ч ел ә р һ ә м б е л г е ч л ә р н е әлеге авыл хуҗалыгы п р е д п р и я т и е с е н ә җыйдык. Бүгенге көндә “Әсән”дә һәр сыердан с а в ы м ел ы н а т у г ы з мең литр тәшкил итә, - дип сөйләде Биектау районының авыл х у җ а л ы г ы и д а р ә с е җитәкчесе Рәхимҗан Кәримов.

Мондый күрсәткечләргә б ө т е н н ә р с ә д ә - терлекләрне асраудан алып, ашатуга кадәр алдынгы технологияләр куллану нәтиҗәсендә ирешелгән. Сүз уңаеннан “Әсән”дә мөгезле эре т е рл е к л ә р н е а ш а т у рационының нигезен үзләре җитештергән азыклар тәшкил итүен дә әйтеп китү урынлы булыр. Биредә арпа, бодай һәм кукуруздан мул уңыш үстерәләр. Төп азыкның бер өлешен берьюлы күп итеп сатып алалар һәм бу шактый акчаны янга калдырырга ярдәм итә. Авыл хуҗалыгы предприятиесендә сенаж салу да кагыйдәгә әверелгән, аңа катнаш азык та өстиләр. Азыкны төрлеләндереп тору савым күрсәткеченә дә уңай йогынты ясый. Алда санап киткән шушы факторлар “Әсән”нең товарлыклысөтчелек фермасына районның башка фермер хуҗалыкларына үрнәк булырга ярдәм итә дә инде.

Эрнест АБДУЛАЕВ, Фәнил МӨХӘРЛӘМОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев