Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Административ-техник инспекция тәртипне һәрчак күз уңында тота

1 нче апрельдән 30 нчы майга кадәр районда экологик айлык уздырыла, аның барышында йорт тирәләрен, шулай ук җәмәгать урыннарын тәртипкә китерергә кирәк. Тәртип ул чүп-чар аунап ятмауны гына белдерми, дөрес итеп язылган элмә такталар да. Районның законнарның ничек башкарылуын тикшерүче административ-техник инспекциясенең эше нидән гыйбарәт?

Районның махсус инспекциясенең сизгер хезмәткәрләре көн саен мониторинг уздырып, тирә-якны карап-тикшереп торалар. Иң еш очрый торган җитешсезлек - режим табличкаларын, шулай ук элмә такталарны бер телдә - рус телендә генә тутыру. Бу ТРның Административ хокук тәртибе бозулар турындагы Кодексының 2.1 - “Дәүләт телләре турындагы законны бозу” дип аталган маддәсенә каршы килә. Ул административ хокук тәртибе бозу булып тора һәм аңа 1000 сум штраф салу күздә тотылган. Шәхси оешмаларда эшләүчеләр, рәсми күрсәтмәгә кул куйганда, моны тыныч кабул итәләр, чөнки җитешсезлекне бетерергә аларга конкрет вакыт бирелә. Әмма кайвакыт башкарма комитет хезмәткәрләренә аңламау фактлары белән дә очрашырга туры килә. Кайберәүләр килешенгән срокка бөтенесен дә тәртипкә китереп бетерә алмыйбыз, дип башта ук әйтеп куялар.

Элмә такталарны алыштыру, әлбәттә, өстәмә чыгым таләп итә. Физик затка моның өчен мәгълүм сумма таләп итүе җиңел булмый. Әмма тәртип бозучылар арасында юридик затлар да бар. Мәсәлән, кайбер муниципаль оешмаларның да татар телендә элмә такталары юк иде.

- Тикшерүләрне гел уздырып торабыз. Җитешсезлек булуны күреп алуга ук кисәтәбез һәм күрсәтмә язып бирәбез. Җитешсезлекне бетерергә вакыт билгелибез. Моңа ике атнадан алып бер айга кадәр вакыт күздә тотылган. Гадәттә мондый оешмалар җитәкчеләренең җитешсезлекне кайчан бетерә алулары турында үзләреннән дә сорыйбыз. Шуннан соң гына вакыт билгелибез. Бетерелмәгән очракта протокол төзибез, - диде административ-техник инспекция җитәкчесе Раил Минһаҗев.

Административ-техник инспекциянең вазифалары табличкалар һәм баннерларны тикшерүдән генә гыйбарәт түгел. Район күләмендә йорт тирәләренең чүп-чардан арындырылган булуын тикшереп тору да аларның эшенең мөһим өлеше булып тора. Апрельдән башланып киткән экологик айлык кысаларында эш тагын да арткан.

- Очрактан файдаланып, Биектау районында яшәүчеләргә мөрәҗәгать итәсем килә. Зинһар өй тирәләрен тәртиптә тотыгыз. Бөтен җирдә тәртип булсын, без тикшерү белән килгәннән соң без әле өлгермәдек, белмәдек, дип акланырлык булмасын, - дип дәвам итте административ-техник инспекция җитәкчесе Раил Минһаҗев.

Тәртип бозучыларга штрафлар 2-3,5 мең сум тәшкил итә. Шуның кадәрле акчаңнан колак какканчы йорт тирәләрендә тәртип урнаштыруың хәерлерәк. Кесәгә дә зыян килмәс, карап торырга да күңелле булыр.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев