Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

2021 елгы язгы чакырылыш

1 нче апрельдә Россия күләмендә хәрби хезмәткә чакыру башланды. Быелгы язда 135 меңләп кеше армия сафларын тулыландырачак, аларның өч меңнән артыгы - Татарстаннан чакырылучылар. Биектау районы 60 кешесен хәрби хезмәткә озатачак.

- Сезнең һәркайсыгыз алдына куелган төп бурыч - намус белән тиешенчә хезмәт итү, - диде яңа чакырылучыларга мөрәҗәгать итеп Биектау муниципаль районының хәрби комиссары Александр Найденов.

Армиягә чакырылучыларның күпчелеге Биектау районы хәрби комиссары куйган бурычларны җиренә җиткереп үтиләр. Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң яхшы эшкә урнашып булыр, дигән уйлар белән дә баралар. Чакырылу буенча хезмәтне узганнан соң Кораллы көчләр сафында калырга теләүчеләр дә бар.

- Армиядә контракт буенча хезмәт итәргә калу мөмкинлеге бар. Аннары мәгълүм бер шартларда яшәү урыны да бирелә, әле ташламалар да күздә тотыла - болар, әлбәттә, уңай яклар, - диде армиягә чакырылучы Павел Новиков.

Әмма егетләрнең һәркайсы да Туган ил алдындагы изге бурычын үтәргә ашкынып тормый. Армия хезмәтеннән качып йөрүчеләр дә бар. Һәм закон нигезендә алар 27 яшь тулганнан соң хәрби билет алмаячак. Аларга бары белешмә генә бирәчәкләр.

Реклама

- Башта ук әйтеп китәсем килә - мондый белешмә белән яшь кеше бернинди әйбәт эшкә дә урнаша алмаячак. Аны муниципаль органнарга да, дәүләт органнарына да, шулай ук төрле көч структураларына да алмаячаклар. Ул бары тик коммерция структураларына гына бара алачак. Соңгы вакытта хәтта коммерция структуралары да андый кешеләргә шикләнеп карый башладылар, - дип аңлатты Биектау районының хәрби комиссары Александр Найденов.

Быелгы язгы чакырылыш барышында Биектау районыннан алтмыш кеше Россиянең Кораллы көчләре сафларын тулыландырачак. ВДВ яки ВМФ кебек элиталы гаскәрләргә барырга теләүчеләр күп. Севастополь шәһәренең шефлыкка алынган частьләрендә хезмәт итәргә җибәреләчәк егетләрне бигрәк тә җентекләп сайлыйлар. Сәламәтлекләре яраклылык категориясе буенча сайлаган гаскәрләр төренә туры килә икән, күпчелек очракта армиягә чакырылучылар үзләре теләгән урыннарга эләгәләр.

 

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X