Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

2020 елда Корбан бәйрәме үзенчәлекләре

2020 елның 31 июлендә бөтен дөнья мөселманнары төп бәйрәмнәрнең берсе - Корбан бәйрәмен (яки Гыйд әл-адха) каршы алачак. Ел саен ул Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә билгеләп үтелә. Шулай итеп, 2020 елда Корбан бәйрәме 31 июльгә туры килә.

Казан һәм Татарстан мәчетләрендә 31 нче июль көнне бәйрәм намазын уку өчен мәчетләргә иртәнге 3:30 сәгатькә җыелырга тәкъдим ителә. Бу вакытта Коръәннән аятьләр укырга керешәчәкләр. Сәгать 3:45 тә Корбан гаете вәгазьләре башланачак. Ә гает намазы сәгать 4:15 кә билгеләнгән. Сәгать иртәнге 4:30 дан корбан чала башларга мөмкин.

Дөньякүләм пандемия - коронавирус инфекциясе таралуны булдырмый калу максатыннан, гает намазларын булдыра алганча ачык һавада оештыру мөмкинлеген карау сорала. Корбан гаете чараларын оештырганда һәм корбанлык итләрен өләшкәндә COVID-19 таралуны булдырмау өчен, Роспотребнадзор тарафыннан тәкъдим ителгән барлык чараларны да үтәү таләп ителә: мәчетләргә бары битлек (яисә респиратор), перчатка, шәхси намазлык белән генә керү мөмкин, намаз 1,5 метр аралыкны саклап укылачак.

Татарстан Республикасының Казыйлар шурасы карары белән нисаб күләме, барлык чыгымнардан һәм әҗәтләрдән тыш, 16 000 сумны тәшкил итә.

Биектау районында корбан чалу өчен махсус урыннар билгеләнмәгән. Бу изге эшне бары тик шәхси йортларда гына башкарырга була.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев