Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яналыклар

Закон бозучыларга карата катгый чаралар күрелә

Билгеле булганча, 30 марттан 5 апрельгә кадәр Россия гражданнары өй режимында, үзизоляциядә яшәде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан да барлык кешеләр өчен үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелде, дәүләт хакимияте органнары тарафыннан барлык кирәкле чаралар күрелде, коронавируска каршы көрәш буенча республика штабы булдырылды.

Әмма эпидемиянең тиз кимүе һәрберебезгә бәйле булуын аңламаучылар да байтак. Кайбер предприятие, оешмалар эшчеләрен үз-үзеңне изоляцияләү режимына күчермәде. Биектау районы прокуратурасы атна буена шундый оешмаларны барлау максатыннан рейдлар уздырды.

«Биектау районы прокуратурасы закон бозган һәр эшмәкәр белән аңлату эшләре алып барды. Аларның һәрберсе үзенә карата бирелгән шикаятьне кул куеп алдылар», - ди Биектау районы прокуроры ярдәмчесе Руслан Гусамов. Бүгенге көндә кабат закон бозу очраклары күзәтелми. Шунысын да искәртергә кирәк, Россиядә махсус режим 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Димәк, предприятиеләр,оешмалар, аерым эшмәкәрләрнең эш режимы элеккечә кала. Коронавирус белән вазгыять уңай якка үзгәргән очракта алар үз эшчәнлеген яңадан башлап җибәрә ала. Гүзәл ГАЗИЗУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев