Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яналыклар

Йомырканы бөтен кешегә дә ашарга ярамый!

Йомырканың файдасы турында барыбыз да белә, әмма аны бөтен кешегә дә ашарга ярамый икән. Бердән, аңардан аллергия булган кешеләр бар.

Холестерины югары булганнарга да аны ашау тыела. Шикәр авыруы булганнардан да сак булу сорала. Аларның кан тамырлары шикәр белән зарарланган, шуңа да бу кешеләрдә атеросклероз барлык­ка килү куркынычы бигрәк тә югары. Ә ул, үз чиратында, инсульт яки инфарктка китерергә мөмкин. Ашказаны белән проблемалар булганнарга да йомырканы чикләргә кирәк. Панкреатит булганда һәм ашказаны авыртып торганда биг­рәк тә. Бавыр һәм үт куыгы авыруларыннан интегүчеләр дә истә тотсын моны.

Йомырканы бер яшькә кадәрге балаларга да ашатырга ярамый. Йомырка сарысының дүрттән бер өлешен генә бирә аласыз. Ә агын бөтенләй бирә күрмәгез.

Йомырка агы белән сарысында икесендә ике төрле матдә бар. Шуңа да куллану очраклары да төрлечә булырга мөмкин. Сәламәт кешегә диетологлар бер тапкыр ашауда бер йомырка сарысы һәм өч агын ашарга ярый дип кисәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев