Коточкыч вәхшилек очрагы буенча, Ставрополье губернаторы махсус комиссия төзегән.
Ставрополье өлкәсенең Минеральные Воды шәһәрендә мәктәптә укучы кыз баланы яшүсмерләр төркеме кыйнаган. Вәхшилек мизгелләре төшерелгән видео социаль челтәрләрдә таралган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.
«Берничә яшүсмер кыз балага куллары белән суга, аяклары белән тибә, башына сикерә-сикерә кыйный. Видео азагында кыйналган кызны тезләндерәләр һәм гафу үтенергә мәҗбүр итәләр», диелгән әлеге хәбәрдә.
Ставрополье өлкәсе губернаторы Владимир Владимиров бу очракны тикшерү өчен махсус комиссия оештырган.
«Минеральные Воды шәһәреннән коточкыч хәбәр килде. Вәхшилек һәм балачак бергә булу мөмкин түгел. Бу очрак игътибарсыз кала алмый. Кем гаебе — ата-аналармы, мәктәпме — һичшиксез ачыклаячакбыз», — дип язган губернатор инстаграмдагы сәхифәсендә.
Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/hewef_heter/yash-smerl-r-t-rkeme-kyz-balany-tipk-l-p-bashyna-siker-siker-kyynagan/
Ставрополье өлкәсенең Минеральные Воды шәһәрендә мәктәптә укучы кыз баланы яшүсмерләр төркеме кыйнаган. Вәхшилек мизгелләре төшерелгән видео социаль челтәрләрдә таралган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.
«Берничә яшүсмер кыз балага куллары белән суга, аяклары белән тибә, башына сикерә-сикерә кыйный. Видео азагында кыйналган кызны тезләндерәләр һәм гафу үтенергә мәҗбүр итәләр», диелгән әлеге хәбәрдә.
Ставрополье өлкәсе губернаторы Владимир Владимиров бу очракны тикшерү өчен махсус комиссия оештырган.
«Минеральные Воды шәһәреннән коточкыч хәбәр килде. Вәхшилек һәм балачак бергә булу мөмкин түгел. Бу очрак игътибарсыз кала алмый. Кем гаебе — ата-аналармы, мәктәпме — һичшиксез ачыклаячакбыз», — дип язган губернатор инстаграмдагы сәхифәсендә.
Чыганак: https://intertat.tatar/hewef_heter/yash-smerl-r-t-rkeme-kyz-balany-tipk-l-p-bashyna-siker-siker-kyynagan/
Нет комментариев