Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яналыклар

Яшьләр матур идеяләр белән янып яшиләр

4 августтан Татарстан районнары буйлап “Яшьләр вакыты” автобусы хәрәкәт итә. Әлеге акция актив яшьләргә үзләрен кызыксындырган өлкәләргә бәйле идеяләрен тәкъдим итү мөмкинлеге бирә. Һәр районда “Безнең район - киләчәк образы” проект сессияләре уза. Биредә теләге булган һәркем үз идеясен күрсәтә һәм аны тормышка ашыруда ярдәмгә өметләнә ала. Әлеге автобус безнең районда да булды.

Зур хәрефләр белән “Яшьләр вакыты” дип язылган автобус Бөреле җәнлек совхозына килеп туктады. Бу нәрсә дигән сүзме? Проект үз районын үстерү һәм тормышта уңышка ирешү теләге белән янып йөрүче яшьләрне берләштерде. Акцияне республиканың яшьләр оешмалары лидерлары һәм ТР Яшьләр эшләре министрлыгы оештыра.

- Без яшьләргә мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмаска, йоклап калмаска, район гына түгел, республиканы үстерү, гомумән, тормышта уңышка ирешү өчен кайда һәм ничек катнашырга кирәклеге, грантлар оту турында сөйлибез. Мөмкинлекләр күргәзмәсе дә шуңа багышланган, - ди “Яшьләр өчен” автобус төркеме җитәкчесе Алла Кондратьева.

ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов проектта катнашучылар белән аралашты һәм республика җитәкчелегенең сәләтле яшьләргә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер булуын белдерде.

Алга таба яшьләр үзләре тәкъдим итәргә теләгән, бәлки ярдәм җитеп бетмәгән проектлары турында сөйләде. Чарада катнашучыларның берсе - 11 сыйныф укучысы, “Биектау ТВ”да “СахарОк” тапшыруын алып баручы Анастасия Миронова иде.

Реклама

- Мин “Яңа ут” дип аталган проект тәкъдим иттем. Ул кино индустриясенә бәйле хыялларын тормышка ашырырга теләүче яшьләрне берләштерәчәк медиа һәм кино сәнәгате үзәген төзүгә бәйле. Проектта Биектау гына түгел, Казан яшьләре дә катнаша алыр иде, - дип планнары белән уртаклашты Анастасия Миронова.

Анастасия “Биектау ТВ” телеканалы проектын тәкъдим итте. Ул сыйфатлы контент булдыру өчен төрле локацияләр һәм техник җиһазлар булган медиаүзәк төзү идеясен үз эченә ала. Әлеге мәйданда студент актер-режиссерлар, һәвәскәрләр, хәтта сәләтле яшьләр дә үз проектларын тормышка ашыра алыр иде.

Сүз уңаеннан, тәкъдим ителгән ун проект арасында “Биектау ТВ” проекты җиңү яулады. Хәзер илкүләм этапта катнашу өчен, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә эш алып барылачак. Проектны алга таба да Анастасия Миронова яклаячак.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X