Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яналыклар

Ямьле Сабан туйлары!

Сабантуй бәйрәме – татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе. Ул – хезмәт һәм дуслык бәйрәме. Сабантуй һәркемнең көтеп алган бәйрәме. Бигрәк тә балалар бу бәйрәмне зарыгып көтеп алалар.

Саумы, июнь – Сабантуйлар ае!

Саумы сабантуйлы киң мәйдан!

Менә шулай матур яшәгез! – дип

Җыйдык әле сезне яңадан.

Без, Коркачык станциясе “Карлыгач” балалар бакчасы коллективы, татар халкының гореф-гадәтләрен саклап, балалар өчен матур бәйрәм – Сабантуйны зурлап уздырдык.

Музыка җитәкчебез Эльмира Гакилевна, тәрбиячеләр Гөлүсә Газизовна, Фәридә Масгутовна, Гөлүсә Гыйлемхановна, Ләйсән Ильнуровна, кече тәрбиячеләр Дилә Равилевна, Ризәлә Ильясовна, Гөлнара Илюдаровна, Алинә Файзрахмановна мәйдан уртасында төрледән-төрле матур уеннар оештырдылар: капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, кашыкка йомырка салып йөгерү, күз бәйләп уенчык кисү, су ташу, кул көрәштерү, ат чабышы һ.б. Бәйрәмдә һәркем үзенең осталыгын күрсәтте: кемдер матур итеп җырлады, кемдер биеде, кемдер сәнгатьле итеп шигырь сөйләде. Сабантуйга клоунның кунакка килүе, балалар белән уйнавы бәйрәмне тагын да җанладырып җибәрде. Барлык балалар да Сабантуй бүләкләре оттылар. Мәйданда уен-көлке, балаларның шат авазлары хөкем сөрде. Сабантуй шулай шаулап-гөрләп үтте.

Күңелле Сабан туйлары!

Реклама

Бәйрәм булды, зур бәйрәм!

Матур җырлар җырлый-җырлый,

Уйнадык әйлән-бәйлән.

Бәйрәмгә бүләкләр биреп, сабыйларны сөендергәннәре өчен бакчабыз мөдире Аллямова Алина Александровнага, Коркачык авыл җирлеге башлыгы Салихҗанов Рәнис Фәнисовичка зур рәхмәтебезне җиткереп, аларга исәнлек-саулык, гаилә бәхете, эшләрендә зур уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.

 

Гөлүсә Хафизова,

автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев