Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яналыклар

Якты һәм игелекле бәйрәм якынлаша

Россия Федерациясе Президенты Б.Н.Ельцинның 1998 елның 30 гыйнварында имзаланган указы буенча һәр елны ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Әниләр көне бәйрәм ителә.

Соңгы елларда Әниләр көнен бик зурлап билгеләп үтәләр. Әниләргә багышлап күпме әсәрләр, җырлар, шигырьләр язылган! Ә бу барыбыз өчен дә бик мөһим.  Иң изге кешеләребез хакында хәдисләрдә дә эйтелә.

Аллаһның рәсүленә берәү килгән дә:

– Ий Аллаһның рәсүле, минем яхшы мөгамәлә кылуым өчен иң лаеклырагы кем? – дигән.

Ул:

– Синең әниең, – дигән.

Аннан соң бу кеше тагын сораган:

– Аннан кала кем?

Рәсүлебез әйткән:

– Синең әниең.

Җәннәт тә әниләрнең аяк астында, диләр.

Реклама

Биектау районы «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый җәмгыятенең район бүлеге үзенең чираттагы утырышын да Әниләр көнен билгеләп үтә мәсьәләләренә багышлады. Киңәшмә эшендә районның мәгариф, мәдәният бүлеге белгечләре,  сәламәтлек саклау учреждениеләре, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, социаль өлкә хезмәткәрләре катнашты.  Киңәшмәне Биектау район Башкарма комитеты рәисе урынбасары Ринат Сабирҗанов алып барды.

Әниләр көне ул һәммәбезгә дә кагыла. Бу көнне әниләрне тәбрикләргә, бүләк-күчтәнәчләр бирергә, читтә яшәсәк, телефоннан шалтыратып хәлен белешергә кирәктер. Әмма бу гына аз шикелле. Чит илләрдә "День благодарения" дигән көнне ата-ана, әби-бабайларга рәхмәт әйтү көнен ничек үткәрүләре турында ишетеп беләбез. Аңа алдан ук әзерләнәләр, бүләкләр сайлыйлар, иртәдән киенеп-ясанып, әти-әни, әби-бабайларга баралар.

«Иң мөһиме шунда: бу - ел әйләнәсендәге иң олы бәйрәмнәрнең берсе булып санала һәм аңа катнашмый калу мөмкин түгел. Мондый көннең тәэсире озакка сузыла һәм өлкән буын белән яшь буын арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыта», - дип билгеләп үтте Ринат Сабирҗанов.  Башкарма комитет рәисе урынбасары бу көнне район күләмендә зур бәйрәм оештыру кирәклегенә һәм анда лаеклы аналарны чакыру кирәклегенә басым ясады.

«Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый җәмгыятенең район бүлеге башлыгы Гөлсинә Шакирова Әниләр көнен үткәрү уңаеннан төзелгән план белән таныштырды.  

«Безнең районда талантлы, тырыш, максатчан, сәламәт, тәрбияле балалар үстерүче әниләр байтак, - дип билгеләп үтте Гөлсинә Шакирова. – Бәйрәм чарасына республика олимпиадаларында, бәйгеләрдә, фестивальләрдә һәм спорт ярышларында призлы урыннарны алган балаларның әниләрен чакырырга ниятлибез».

 Дөрес, быел андый әниләрне район мәгариф бүлеге тәбрикләп үткән иде инде. Әмма Биектау данын еракларга таныткан җиңүләр һәм рекордлар даими үзгәреп һәм артып тора. Күп балалы һәм инвалид балалар тәрбияләүче әниләр дә олы игътибарга лаек.   Төрле буын вәкилләре бер түбә астында дус, тату, килешеп яшәгән гаиләләр дә байтак. Алар килен-кайнана мөгамәләсендә үрнәк булып тора. Бәйрәмгә андый гаиләдәге әниләрне чакыру планлаштырыла.

Әниләр көне алдыннан районның үзәк китапханәсе залында Биектау җиренең иң лаеклы әниләре бер өстәл артына җыелачак. Алар каршында районның иң талантлы сәнгать әһелләре чыгыш ясаячак.

Киңәшмәнең көн тәртибендә, шулай ук, ел саен 8 март Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан уздырыла торган «Ел хатын кызы» һәм «Ел ир-егете. Хатын-кыз карашы» дигән республика бәйгесенә әзерлек мәсьәләләре дә каралды.  Район Башкарма комитеты рәисе урынбасары Ринат Сабирҗанов хәзердән үк әлеге чарага конкурсантлар әзерли башларга кирәклегенә басым ясады. «Безнең районда бәйгенең барлык номинацияләре буенча да район данын якларлык лаеклы кешеләр бар», - диде ул.

Разия Абзалова

Айрат Гиниятуллин фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев