Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яналыклар

Яңа сөтчелек комплексы авылны үстерергә ярдәм итә

Биектау районының Мүлмә авыл җирлегендә 390 башка исәпләнгән заманча сөтчелек комплексы ачылды. “Татарстан” агрофирмасындагы яңа ферма заман таләпләренә тулысынча җавап бирә: ул микроклимат, автоэчертү һәм чистарту системалары белән җиһазланган. Әлеге тантанада Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек министры Марат Җәббаров, аның урынбасары Ленар Гарипов, шулай ук Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин катнашты.

Ит-сөт терлекчелеге Татарстанда агросәнәгать комплексын үстерүдә өстенлекле юнәлеш булып тора. Безнең республика - савым сыерларының баш санын киметүгә юл куймаган һәм терлекчелек тармагы потенциалын саклый алган төбәкләрнең берсе. Авыл хуҗалыгын тагын да үстерү өчен алшартлар җитәрлек, иң мөһиме - техника тармагындагы барлык яңалыкларга туры килә торган заманча сөт комплексларын күпләп төзү.

 Биектау районында төп игътибарны терлекләрнең баш санын арттыруга, тулы кыйммәтле савым алуга юнәлтүче хуҗалыклар байтак. Шундыйларның берсе - “Татарстан” агрофирмасы. Хуҗалыкта ике меңләп мөгезле эре терлек асрала. Шунлыктан яңа терлекчелек комплексын ачуны биредә түземсезлек белән көткәннәр. Монысы Мүлмә авыл җирлеге территориясендәге шундый икенче объект. 400 башка исәпләнгән беренчесе моннан берничә ел элек эшли башлаган.

Мактаулы кунаклар тантаналы шартларда ал тасманы кисеп, яңа объектка уздылар. Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, аның урынбасары Ленар Гарипов, шулай ук Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин терлекчелек комплексы эшенең яхшы җайга салынганлыгына һәм мөгезле эре терлекләр өчен уңайлы шартлар тудырылганлыгына үз күзләре белән күреп инандылар.

- “Татарстан” агрофирмасында 390 башка исәпләнгән заманча сөтчелек комплексы 140 тан алып 390 башка кадәрле мөгезле эре терлек сыйдыруга исәпләнгән сыер абзарлары төзү буенча республика программасы кысаларында төзелгән. Барлык таләпләргә җавап бирерлек, барлык нормалар җиренә җиткереп үтәлгән менә дигән объект килеп чыккан. Биналарны караганда иң беренче терлекләрне асрауның яхшы шартларына игътибар иттем. Шунысын әйтергә кирәк, баш санының сакланышы һәм сөтнең сыйфаты да соңгы исәптә болардан да тора, - дип ассызыклады ТРның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.

Мүлмә авыл җирлегендә бер елдан да кимрәк вакытта төзеп куелган терлекчелек комплексында терлекләргә уңайлы булсын өчен кирәкле барлык җиһазлар да бар. Белгечләр барысын да бик җентекләп уйлаганнар. Беренче эш итеп биредә сыерлар өчен соңгы елларда терлекләрне бәйләмичә һәм бәйдә тотып асраганда аслык итеп кулланыла торган резинадан эшләнгән матлар сатып алганнар. Мондый җайланмадан кыш көннәрендә терлекләргә җылы һәм коры була, алар ял иткән урыннарда имгәнүләргә юл куймый. Өстәвенә әле ул шактый акчаны янга калдырырга да мөмкинлек бирә, чөнки хәзер гадәти аслыкларны көн саен алыштырып торасы булмый. Биредә электр щеткалары алырга да акча жәлләп тормаганнар, терлекләрне чиста тотуда ул бик нәтиҗәле чара булып тора. Хайван тиресен бөҗәкләрдән арындырып, алар мускулларга массаж ясыйлар, тире астында кан йөрешен һәм матдәләр алмашын яхшырталар. Тәҗрибәле терлекчеләр терлекләргә уңайлы шартлар тудыруның савым арту һәм тәүлеклек артым күрсәткечләренең яхшыруы белән тиз арада аклануын беләләр. Тирес чыгару системасы да эшләп тора. Заманча азык тараткычлар да алынган. Авыл хезмәтчәннәре боларның барысының да якын арада савымны шактый арттырырга ярдәм итәчәгенә ышаналар.

Агрофирма җитәкчесе Ринат Аббазов республика җитәкчеләренә субсидия биргәннәре өчен рәхмәт белдерде. Ул инвесторның районда да, шулай ук гомумән алганда республикада да авыл хуҗалыгын үстерүгә шактый өлеш кертүен билгеләп үтте. Яңа комплекс ачылу нәтиҗәсендә яңа эш урыннары да барлыкка килгән һәм монысы да авылны үстерүгә уңай йогынты ясый.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев