Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яналыклар

Яңа салым кертергә җыеналар

Хәзерге вакытта федераль һәм региональ бюджет экология өчен өстәмә чыгымнар сарыф итә.

Россия Финанслар министрлыгы яңа экология салымы кертергә тәкъдим итә. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Шул максаттан, Финанслар министрлыгы Россия Салым кодексына төзәтмәләр кертергә тәкъдим белән чыкты. Бу төзәтмә нигезендә әйлән-тирәлеккә тискәре йогынты өчен түләүне экология салымына үзгәртү каралган. Хәзерге вакытта әлеге түләү үлчәме әйләнә-тирәлекне саклау турындагы закон белән билгеләнә.

Мондый система буенча бюджетка күчкән акчалар динамикасы аның нәтиҗәле булмавын күрсәтә, дип исәплиләр Минфинда. Федераль һәм региональ бюджетка экология өчен өстәмә чыгымнар сарыф итәргә туры килә.

Реклама

Россия Салым кодексына яңа үзгәрешләр 2020 елның 1 гыйнварынннан кертелер дип көтелә.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/14/169630/

Фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев