Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яналыклар

Усад мәчетендә Рамазан ае

Елларыбыз тыныч, туасы таңнарыбыз якты, күкләребез мәңге аяз булсын.

 

                                           Чисталык, пакьлек - иманның яртысы,

                                                            Ураза - сабырлыкның яртысы.

(Хәдис)

Көтеп алган Рамазан аебыз да ахырына якынлашты. Ни өчен соң без аны көтеп алабыз? Чөнки бу бит бик җаваплы ай  - бу айда ураза тотарга һәр мөселманга фарыз, ягъни таң беленгәннән алып, кояш баенганчыга кадәр ашау-эчүдән, һәртөрле теләк-омтылышлардан, кирәкмәгән файдасыз эшләрдән, гайбәт һәм ялганнан, начар уй-теләкләрдән, хәрамнән   өстен булырга кирәк. Ә моның өчен зур ихтыяр көче, ихласлык таләп ителә. Ләкин нәкъ  менә шушы айда күбрәк изгелекләр кылу, мохтаҗларга ярдәм кулы сузу, якыннарыңның хәлләренә керү зур савап санала. Пәйгамбәребез Мөхәммәт(с.г.в) әйткән: “Әгәр кешеләр Рамазан аеның бөтен хәсиятләрен, савапларын белсәләр, ел әйләнәсе Рамазан ае булуын теләрләр иде. Чөнки ураза ул кешене җәһәннәм утыннан саклый торган калкан.”

Реклама

Бу айда мәчетләрдә кичке тәрәвих намазлары укыла. Хәдисләрдә әйтелгәнгәнчә, тәрәвих намазын мәчетләрдә җәмәгать  белән укыган кешегә Аллаһыбыз төне буе намаз укыган савабын ирештерер диелә. Быелгы тәрәвих намазын безнең Усад мәчетендә Зөфәр хәзрәт Тәхәвиев алып барды. Башка еллардан үзенчәлекле буларак, һәркөнне безгә исламның, диннең асылын, ике дөньяның хуҗасы булган Раббыбыз каршына ни белән барырга тиешлегебезне, моның өчен нинди гамәлләр кылырга тиешлегебезне аңлаткан вәгазьләре безнең өчен бик олы сабак булды. Бу төнге намазларга йөрү  җанга зур бер рәхәтлек тойгысы бирә, монда бар да туганнардай якын, газиз, монда җан тынычлыгы, иман ныклыгы, күңел сафлыгы.

Изге Рамазан аеның иң мөбәрәк, кыйммәтле кичәләренең берсе - кадер киче. Бу кичтә Коръән-Кәрим иңдерелә башлый. Хәдисләрдә әйтелгәнчә, аның төгәл көне билгеле түгел, ләкин ул кич Рамазан аеның 20-30 нчы кичәләрендә так кичләрдә булырга мөмкин диелә. Шуңа күрә дә бу кичәләрне гыйбәдәттә үткәрү, Коръән сүрәләре уку, тәүбә кылу, мохтаҗларга сәдака бирү һәм башка саваплы гамәлләр кылу бик күркәм санала. Шул уңайдан безнең мәчетебездә дә ифтар ашы уздырылды. Табын гадәттәгечә мәктәп ашханәсендә корылды. Бик мул итеп әзерләнгән табынны әзерләүгә һәркем дә үзеннән өлеш кертергә тырышты. Матди ярдәм күрсәткән авылдашларыбыздан Гөлнара Харис кызы Зариповага, Рамил Рафаил улы Камалиевка, Мөхәммәтнәҗип кызы Миңсылу Аделшинага, Габдуллаҗан кызы Мәдинә Әхмәдуллина һәм башкаларга, сый-нигъмәтләрне әзерләүдә хезмәтләрен куйган мәктәп эшчеләре Хәлимә Ибәтуллина, Светлана Вәлиева, Гүзәл Гәлимҗанова, Гөлфия Фәхрединова, авылдашларыбыз Алсу Вәлиуллина, Лилия Камалиеваларга Аллаһыбызның әҗер-саваплары насыйп булса иде.

Ифтар ашыннан соң мәчеттә ясигы, тәрәвих намазы укылды, тәсбих намазы укып ,зикерләр әйтелде, Коръән укылды. Сәхәр кылып, иртәнге намазны укыгач кына таралыштык.

Ходай Тәгалә тоткан уразаларыбызны, теләгән теләкләребезне, кылган гамәлләребезне кабуллардан кылып, ахирәттә җәннәтле итсә иде. Рамазан аенда гына түгел, ел әйләнәсе үзебезнең мөселман икәнлегебезне онытмыйча, хәерле гамәлләр кылып, гөнаһлардан азат булып, дус-кардәшләр булып гомер кичерергә насыйп булса иде. Кыска гына  шушы гомеребезне заяга уздырмыйча, изге Коръәнебез өйрәткәнчә, изгелекләр аша күңелебезне сафландырып, газиз балаларыбызга үрнәк булып, мәңгелеккә нигез салыйк. Елларыбыз тыныч, туасы таңнарыбыз якты, күкләребез мәңге аяз булсын, бирсен Ходай!  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хатлар