Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яналыклар

Ураза гаете уңаеннан Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллинның бәйрәм котлавы

Хөрмәтле биектаулылар, кадерле мөселманнары!

Сезне чын йөрәктән Ураза бәйрәме - Гайдел-фитр белән чын күңелдән тәбрик итәм!

Мөселманнар өчен шатлыклы бу көндә кояш чыгу белән районыбызның барлык мәчетләрендә күмәк бәйрәм намазы укыла: кешеләр Аллаһка чиксез рәхмәте өчен мәдхияләрен ирештереп, җәһәннәмнән коткаруын һәм иминлеккә ирештерүен сорап дога кыла. Әлеге бөек тантана рухи чисталык, яхшы күңеллелек һәм шәфкатьлелек символы булган изге Рамазан ае тәмамлануын билгели. Изге ай буена районыбыз мөселманнары харамнан тыелып, бары Ходай кушканнарны үтәп - шәфкатьле эшләр кылып, ятимнәргә, игътибарга мохтаҗ, ялгыз һәм авыру кешеләргә ярдәм итеп, ураза тотты. Изге Коръәндә бер генә игелекле эш тә савапсыз калмас, диелгән.

Быел безнең җирлектә яшәүчеләргә уразаны 20 сәгатьләп тотарга туры килә. Хәдисләрдән мәгълүм булганча, фәрештәләр ураза тотучыларның гөнаһларын кичерүне сорап догалар кыла. Алла боерса, безнең ураза тотучы мөселманнарга догалар күбрәк тә ирешер, алар бит дөньяның башка җирләрендә яшәүчеләргә караганда уразаны озаграк тота. Монда да Раббыбызның бер хикмәте бар.

Реклама

Ураза бәйрәме тынычлыкка, үсеш һәм алгарышка этәргеч бирә торган бәрәкәтле көчкә ия. Төрле дин тотучыларның барысына да үсеш өчен бердәй шартлар тудырылган республикабызда мөселманнар борынгыдан тупланып килгән рухи хәзинәләргә тугрылык саклый, иҗтимагый тормышта, динара һәм дәүләт белән конфессияләр арасында хезмәттәшлектә актив катнаша. Күп гасырлар буена башка дин вәкилләре белән татулыкта яшәүче районыбыз мөселманнары да киләчәктә дә рухи-мәдәни яңарыш барышында, дуслык һәм үзара аңлашуны ныгытуда актив роль уйнар дип ышанам. Халыклар бердәм булсалар гына замананың катлаулы шартларына каршы тора алачаклар. Ураза бәйрәме рухи бердәмлегебезне тагын да ныгытсын, күңелләребезгә шатлык, изгелек һәм мәхәббәт иңдерсен.

Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, иминлек һәм мул тормыш телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев