Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яналыклар

Ул – үз фәненең патшасы!

“Укытучы булып туарга кирәк”, - ди халык. Бу сүзләрдә, һичшиксез, хаклык бардыр шул. Мондый һөнәр вәкилләренә күпме түземлек, сабырлык, тәртип, җыйнаклык, вакытны дөрес бүлә белү һәм тагын бик күп сыйфатларга ия булу кирәк. Балаларны ярату, гомерең буе аларга үрнәк булу, һәм дә алар белән дөрес аралашу – күпме көч таләп итә бу һөнәр кешесеннән. Күп эзләнү, осталыгыңны, белемеңне арттыру да укытучы өчен бик әһәмиятле.

Кеше хезмәте белән табигатьне үзгәртә дип әйтәләр. Ә укытучы хезмәте кешенең үзен формалаштыруы белән кыйммәтле һәм гүзәл.          

           Укытучы!

           Тиңләп булмый аны башка хезмәт белән.

           Үлчәнми ул минут белән, сәгать белән.

           Синең хезмәт айлык түгел, еллык түгел.

           Яз төшүгә көз өлгергән орлык түгел.

           Хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрер өчен

           Дистә еллар түгәсең син акыл көчен.

Бу  сүзләр     мәктәптә    балаларга татар теле   һәм әдәбиятыннан белем бирүче хезмәттәшебез  Гарипова Клара Барый кызына бик тә туры килә.Ул Суыксу мәктәбендә 1996 нчы елдан   укучыларга татар теленә мәхәббәт тәрбияли, туган  телне  яратырга, аны күз карасы кебек сакларга кирәклегенә  өйрәтә.

Табигатьнең   төрле төсләргә кергән фасылында  Клара Барый кызы үзенең юбилейлы туган көнен билгеләп үтә. Ул 1968 нче елның 25 нче сентябрендә  хезмәт сөючән  Барый абый белән Әлфия апа   Мәрдәновлар гаиләсендә  тугызынчы бала булып     дөньяга аваз сала.

1976 нчы елда 1 нче сыйныфка Казаклар  сигезъеллык мәктәбенә укырга керә. Клара   бик тырыш,тыйнак, акыллы  булуы белән  сыйныфташлары арасында хөрмәт казана. Укытучылар  да аны яраталар, хөрмәт итәләр.1984 нче елда 8 сыйныфны тәмамлагач, Клара, аз  гына  да икеләнмичә, документларын Арча педагогия көллиятенә  илтеп  тапшыра. Балаларга булган  мәхәббәт, аларны  ярату    Клара  Бариевнаны башлангыч  сыйныфлар  укытучысы булырга этәрә. Анда да ул     үзен тырыш,  аралашучан, актив  булуы белән  таныта. Клара  баян  классында  да белем ала. Бик матур итеп баянда уйнарга өйрәнә. Шуның өстенә  бик моңлы итеп җырлый да әле ул.Төрле  әдәби  кичәләр аннан  башка үтми.

1988 нче елда Клара Барый кызы  көллиятне уңышлы тәмамлап, Кече Рәс башлангыч мәктәбенә  укытучы булып эшкә килә. Балаларны укыту  белән  беррәттән ,мөдир вазыйфасын  да башкара яшь   укытучы.    Кечкенәләр    һәм аларның  ата- аналары белән бик тиз уртак   тел  таба ул.Укучыларны  бик  тиз генә белем   дәрьясына алып кереп китә.  Ул балалар хәзер үзләре әти-  әниләр. Алар  беренче укытучыларын  хөрмәт  белән искә алалар,    бүген  дә хәлләрен   белеп  торалар.

1989  нче елда  Клара  Бариевна Казан  Дәүләт   университетының  татар филологиясе факультетына укырга керә.Татар  теле һәм әдәбияты укытучысы  белгечлеге ала. 

Педагогик стажы булган  укытучы, үзенә генә хас эш алымнары кулланып, иҗади рәвештә эшли башлый. Педагогик технологияләрнең төрлесен тикшереп карый, аларга үзгәрешләр кертә, кечкенә ачышлар ясый.  Шулар нәтиҗәсендә, аның «үз технологиясе» туа. Нинди генә алымнар, метод, технологияләр кулланса да,  укытучы шәхес тәрбияләү максатын да   онытмый. Клара  Бариевна шәхси фикере, идеяләре булган, фантазияле, иҗади сәләтле, эшлекле укучылар әзерли.Аның укучылары   бөтен Рәсәй,  республика   күләмендә  үткәрелгән   төрле конкурсларда катнашалар һәм җиңү яулыйлар.Клара Бариевна укыткан укучылар  олимпиадаларда алдынгы урыннар алалар, БДИда югары баллар җыялар.

Укытучы  үзе  дә  төрле   дәрәҗәдәге  һөнәри  конкурсларда катнаша. 2017 нче елда республика күләмендә  оештырылган  “Авыл укытучысы”  конкурсында   җиңү яулады.

Сыйныф җитәкчесе  буларак та  Клара Бариевна  үзенең укучыларында мәрхәмәтлелек  сыйфатлары тәрбияли, авырлыклар алдында югалып калмаска, гадел булырга өйрәтә. Һәрвакытта ата-аналар белән тыгыз элемтәдә торып,  уртак  тел табып эшли.

Ул тел белгече генә түгел, төрле сораулар белән мөрәҗәгать иткәндә төпле киңәшләр бирүче остаз да. Иң әһәмиятлесе: аның олы йөрәге һәр кеше өчен дә ачык, ә күңеле чишмә суыдай пакь, саф һәм эчкерсез.

Үсеп килүче яшь буынга  белем һәм тәрбия бирү эшендә күпъеллык тырыш хезмәте өчен ул бик күп Мактау кәгазьләре һәм Рәхмәт хатлары, Россия Мәгариф министрлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнде. Ул Татарстан Фән һәм мәгариф министрлыгының “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе иясе.

   Тормыш иптәше Илдар  белән  Клара Бариевна  авыл  халкы  өчен үрнәк гаилә булып торалар.Ике ул  тәрбияләп үстерделәр. Улларын  итагатьле,тәрбияле, намуслы,   эш сөючән  итеп тәрбияләделәр. Олы уллары Раил Казан  дәүләт  энергетика университетын  тәмамлап, Лаеш районында үз һөнәре  буенча эшли. Кече уллары Адил Казан авыл хуҗалыгы академиясенең 3 нче курсында механика бүлегендә укый.

  «Мәгърифәтле  кешеләрне кояш дияр идем мин», – дип яза шагыйрә Клара Булатова. Хезмәттәшебез  эшчәнлеген дөньяны яктыртучы кояш белән дә, милләтебезгә куәт бирүче учак белән дә тиңләргә була.

Укытучы хезмәтендә әзер рецептлар кулланылмый.  Клара  Бариевна  иҗади эшли, эзләнә, үз холкына, үз укучыларына, үз фәненә кулай булганнарын сайлый. Ул  – үз фәненең патшасы!

Сәрия  ШИГАБИЕВА

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев