Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Ул да халкымның бер сәйләне

    Язмыш татар халкын Җир шарының төрле якларына тараткан. Аны «сәйләннәре сибелгән муенсага» тиңләп булыр иде. Безнең милләттәшләребез Европа һәм Азиядә, Америкада, хәтта ерак Австралиядә дә гомер кичерә. Гомумән, дөньяда татар аяк басмаган урын бармы икән ул?!

      Шунысы шатлык: тырыш, үҗәт милләттәшләребез, кайда гына яшәсәләр дә, үзләренең урыннарын табып, мул-җитеш итеп яши беләләр. Гөлсинә ханым өчен Финляндия иле күптән инде “икенче туган йорт” кебек. Шунда үтелгән 36 ел эчендә ул, фин халкының холык-фигыльләрен өйрәнеп, яңа тормыш агымына кушылып, үзе дә аның бер аерылгысыз өлешенә әверелә. Кендек каны тамган туган нигез өчен дә, ул һаман  да әле үз баласы...

    Гөлсинә Партанен гүзәл табигатьле, нечкә күңелле , ачык йөзле кешеләре белән матур булган Кече Солабаш авылыннан. Әйе, авылның исеме үк , аның зур булмаганлыгын белдерсә дә, аннан чыккан  олы шәхесләре белән данлыклы  ул. Аның тарихына  яңа методика белән белем биргән мәдрәсә дә, татарның бөек уллары Хәсәнгата һәм Солтан Габәшиләр язмышы да язылган. Фатыйх абый белән Зәйнәп апа гаиләсендә төпчек  булган Гөлсинәнең балачагы  үткәннәрдән шанлы кайтавазы яңгыраган шул Солабаш  җирендә уза. Һәрвакыт белемгә омтылган  кыз бала үсә төшкәч, үз юлын эзләп калага юл ала. Ленинград , хәзерге Санкт-Петербург шәһәрендә үзенә белгечлек алып, биредә хезмәт эшчәнлеген  башлаган чорда, язмышы  аны  мәхәббәте белән кавыштыра. “Чын, саф хисләргә киртә юк”, дигәндәй , фин егете дә татар кызын бер күрүдә үз итә. 1983 елда Финляндия җирендә тагын бер  яшь “фин-татар” гаиләсе учагы кабына. Ике милләтнең асыл егет-кызы  бер-берт артлы 3 чибәр кызларына тормыш бүләк итә. Кайда гына булса да, үз урынын, үз юлын булдырырга өйрәнгән Гөлсинә тиз арада фин халкы өчен дә “үз кеше”гә  әйләнә. “Татарга толмач кирәкми” дигән, борынгыдан килгән әлеге гыйбәрәнең дөреслеген раслап, бер ел дигәндә фин телен үзләштерә. Ике телнең  дә охшаш алфавитлары  монда зур ярдәмгә килә. Шулай да, кендек каны тамган яклар белән араны өзәргә ашыкмый ул. Күңелеңдә, туган телеңә мәхәббәт юк икән, яшәгән мохит кына сиңа сәбәп була алмаганлыгын, Гөлсинә ханым үрнәгендә инандык. Ул бүген дә  үз уй-хисләрен рәхәтләнеп туган телендә аңлата, якыннары белән ана телендә аралаша ала. Үз мисалында, иң беренче эш итеп , гаилә әгъзаларында да татар авылларының матурлыгына хөрмәт, ике ил арасында дуслык күпере салырга омтыла. Кечкенә дәвамчылары шулай,  Солабаш болыннарында күмәкләп печән җыярга өйрәнсә,  әти-әнисе Фатыйх абый белән Зәйнәп апаны моңа кадәр күз күрмәгән  ерак яңа җирләр белән таныштыра. “Минем әнием һәрвакыт заманча карашлы иде. Чит илгә китәм дигәнемә дә, алар сүз әйтмәделәр. Кечкенә чагымнан үз сүземдә нык тора торган кыз булгангамы, мине туктатырга бәлки ,мөмкин дә булмагандыр”, -  дип көлеп искә ала  Гөлсинә ханым  ул чакларны. Фатыйх абый Финляндиягә бер тапкыр гына барып калырга өлгерсә, Зәйнәп апа төпчеге янында еш була. Якташларыбыз, сәяхәт вакытында, фин җирендә урнашкан татар зиратында әрвахлар рухына дога кылып, Корбан ашы табынында да олы кунак булалар. Гөлсинә ханым гомер иткән Ярвенпея шәһәре биредә милләттәшләребезнең күплеге белән дә аерылып тора. Шуңа күрә татар мәркәзеннән килгән һәр якташ монда үз туганыңа тиң. Фатыйх абый белән Зәйнәп апа да үз тарафларына  булган зур игътибарга таң калалар. Бүгенге көндә һәр икесе дә күптән инде гүр ияләре булсалар да , истәлеккә калган шул еллар аша кызларының  йөрәгендә  һәрчак янәшәдә. Актив тормыш белән яшәргә яраткан әти-әни үрнәгендә  ул үзе дә  җирлектә узган  бер генә татар чарасыннан калмаска тырыша. “Чәй кичәләре уздырганда да һәрвакыт чакырып торалар. Алар күбрәк Хельсинки шәһәрендә уза. Безнең шәһәребездә татарлар бик күп. Анда мәчет тә бар. Ул Финляндиядә бердәнбер”,  ди милләттәшебез. Гөлсинә ханымның тормыш иптәше Пертти үзе дә ике ел Мәскәү шәһәрендә хезмәт куйган. Шуңа да  Россия белән азмы –күпме таныш ул. Аны аеруча татар халкының кунакчыллыгы, ачык йөзе үзенә гашыйк итә. Якты киләчәктә Россиядә яшәү теләген дә яшерми. “ Мондагы  культурага, кешеләрнең шулай узара дус-тату булып яшәүләренә  сокланам. Монда төрле милләтләр дә шундый бердәм икән. Авылда үткән ун көнебез сизелми дә узып китте. Дөресен әйткәндә, китәсе дә килми”,-  дип елмая тормыш иптәше Пертти Рантанен. Шул урында Гөлсинә ханым үзе дә, иренең сүзләрен куәтләп: “Бездә, Казанда халык бик кунакчыл. Сине һәрчак шатланып каршы алалар. Финнарда алай ук түгел кебек” дип ассызыклап куйды. Хәер, читтән барысы да яхшырак күренә шул.  Туган нигездә гомер итүче абыйсы Әмир Шакировның капкасы да  төпчек сеңлесе өчен тәүлекнең төрле мәлендә ачык. Бүген дә аның өчен борчылып , кайгырып, шатлык-сөенеченә битараф калмаган яраткан абыйсы бит ул. Тормыш иптәше Тәнзилә өчен дә иренең туганнары үзенекенә тиң. “Беренче тапкыр аерылышканда, әлбәттә, бик авыр булды. Ул бит минем төпчек сеңлем. Хәзер инде ерак җирләрдә дә матур тормыш корып яши алуына бик куанам  ди, ирләргә хас төплелек белән Әмир абый. Аның үзенә дә кайчандыр чит төбәктә  калу өчен бик яхшы  мөмкинлек туа. Әле генә солдат вазыйфасын тәмам иткән яшь егет, туган нигездә аны зарыгып көтеп торучы әти-әни хакын хаклап, авылга әйләнеп кайта. Шөкер , аның язмышы  да матур битләрдән үрелгән. Монда ул үзенең насыйбын очратып, ныклы гаилә кора. Олы яшьтә булган  әти-әнисен хөрмәт белән тәрбияләп, төп нигездә кызы һәм дәвамчы улына белем-тәрбия кыла. Бүген инде оныклар тавышына күмелгән, тигезлектә, балалар игелегендә  гомер итүче бәхетле ир ул. Көтәр кешең булганда, кайтулары да күңелле. Гөлсинә ханым да  бу бәхетнең дәвамлы булуын тели.

    “Һәрбарчабызның язмышы  ана карынында чакта ук языла”,-  диләр. Шакировлар нәселендә дә бер язмыш икенчесен кабатламый. Гөлсинә ханымның язмышы-юл ераклыгы булган. Туганлык якынлыгы барында чакрымнар киртә түгел икән.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: