Биектау хәбәрләре

Биектау районы

Рус Тат
яналыклар

Тыңлагыз! Казан сөйли!

Тыңлагыз! Тыңлагыз! Казан сөйли! Эфирда диктор Камал Саттарова.

Кеше күңеленең иң нечкә кылларын тибрәтә торган бу сихри  кабатланмас тавыш  барлык Татарстан халкына, бигрәк тә өлкән буын кешеләренә бик тә таныш һәм кадерле. Бүгенге яшьләр Камал Саттарова исемен бик үк белеп бетермиләр, ә менә өлкән буын кешеләренә бу исем бик тә   якын. Чөнки Камал апаның тавышы, аның исеме безне ничектер узган тормышыбыз белән бәйли,  узганнарга, яшьлегебезгә алып кайта, бик күп якты, матур, җылы  хатирәләрне искә төшәрәбез, дөресен генә әйткәндә, күңелләргә бальзам булып ята. Аннан соң шунысын да искәртеп  үтәргә кирәк, ул елларда  хәзерге кебек иде әле( бик сирәк кешедә генә бар иде), ә  шакмаклы кечкенә радио һәр өйдә диярлек  бар иде.

Минем бу язмам безнең данлыклы якташыбыз, Татарстан радиосында кырык елга якын диктор булып эшләгән Камал Саттарова (1923-1985) турында, чөнки  бу көннәрдә, дөресрәге 30 июльдә, аның туган көне.  Шушы  уңайдан без Камал апаны искә алабыз, һәм  бу язма аның якты истәлегенә багышлана. Һәр татарстанлы аның тавышын ишетеп ул елларда үзенә яшәү көче, настрой, алган. Узе исән булган булса бу легендар шәһескә  бу көннәрдә 95 яшь  тулган булыр иде. Бүгенге көндә дә Камал Саттарованың  тавышы барлык  дикторларга эталон булып кала. Аның тавышы белән татарстанлыларның һәр көне башлана, аның тавышы тыңлаучыларга рухи күтәренкелек бирә, интеллегентлы, шул ук вакытта бик күпләргә уз, бик якын  була. Камал  апаның тавышын ихлас күнелдән яраталар.  Ул алып барган мәгарифкә, мәдәниятка, иҗтимагый – сәяси темаларга багышланган тапшырулар һәркемнең күңеленә үтеп керә торган була. Камал Саттарова һәр информацияне тыңлаучыларга ничек җиткерү серләрен  белгән. Камал апа турында Татарстан радиосы директор урынбасары Тәүфик Сәгыйтов болай ди -" Камал Саттарова, бугенге тел белән әйтсәк,  татар радиосының бренды, авторитеты. Аның кебек оста, хөрмәт белән, җылы итеп татарча беркем дә сөйли белми иде. Ул елларда ерак авылларда яшәгән кешеләр дә бик күп танылган кешелләрне белмәскә мөмкин, әмма  Камал апаны барысы белә иде."

Татарстан дикторлары арасында иң беренче булып Камал Саттарова   Россиянең атказанган культура хезмәткәре исеменә лаек була. Ул иң югары дәрәҗәдә уз эшенең остасы була. Камал апага бик күпләр тартыла, киңәш сорап сорап киләләр, аны яраталар, аңарга охшарга тырышалар.

Камал Саттарова 1923 елның 30 июлендә элеккеге Дөбъяз районы, хәзерге Биектау районының Торнаяз авылында урта хәлле тормышта яшәүче Мәгъсүмҗан һәм Бибикамал Саттаровлар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Аның мулла кушкан исеме Васфикамал була. Авылда аны, әнисенең исеме дә Камалга тәмамлангач, иптәшләре, исмен кыскартып, Васфи дип кенә йөртәләр. Камалга әверелүе соңрак, Казанга килеп радиокомитетта эшли башлагач, радионың ул чактагы әдәби - музыкаль тапшырулар бүлеге өлкән редакторы Зәйнәп Хәйрүллинаның җиңел кулы белән була. Ә радиога Камал Саттарова 1943 елда, сугыш барган авыр көннәрдә килә. Бөек Ватан сугышы башланыр алдыннан гына Мәгъсүм ага гаиләсе Казанга күченә. Васфи әле укуын бетермәгән була. Урта мәктәпне ул Казанга килгәч тәмамлый. Илдә сугыш бара, авыр көннәр. Васфигә эшкә урнашырга кирәк. Көннәрнең берендә ул радиода тапшырулар алып бару өчен диктор кирәк дигән хәбәрне ишетә. Ягымлы, йомшак, мөләем тавышлы кыз үзен сынап карамакчы була, кыюлыгы җитеп радиога килә, сайлап алу конкурсында катнаша һәм җиңеп чыга.

Илдә сугыш барган бу көннәрдә радиодан фронт хәбәрләрен, совет солдатларының данлыклы җиңүләре хакында мәгълүматләрне Мәскәүдән үзенең көчле, ягымлы, матур тавышы белән Юрий Левитан җиткереп торса, Казаннан  Камал Саттарова тавышы яңгырата ул чакта. Камал апаның, йөрәккә май ята торган сөйкемле тавышы  радио өчен зур табыш була. Радионың абруе тагын да күтәрелә. "Казан сөйли! Хәерле иртә, иптәшләр!" дигән сүзләрен халык көн дә иртән көтеп ала торган була. Бөек Ватан сыгышында совет гаскәрләренең җиңүе шатлыклы хәбәрләрне дә халыкка Камал Саттарованың ягымлы тавышы җиткерә.

Реклама

Радиокомитетта ул елларда бик күп язучылар, музыкантлар, җырчылар эшли. Хәттә, радио каршында оркестр, хор эшләп килә, театр артистлары куна-төнә радиода ятып, драматик тапшырулар яздыралар. Гариф Гобәй - рәис, Гомәр Бәширов баш мөхәррир, Мирсәй Әмир әдәби тапшырулар мөхәррире, Кави Нәҗми, Гадел Кутуй, Гамир Насрый, Мин Шабай - әдәби хезмәткәрләр. Язөучыларның күбесен берәм-берәм сугышка җибәреп торалар. Алар урынына яраланып кайткан яңалары өстәлеп тора. Гамир Насрый  да сугыштан кайтып яңадан радиога драматик тапшырулар редакциясенә урнаша. Сугышка киткәнче үк бергә эшләп, дуслашып калган Гамир белән Камал, сугыштан соң яратышып, матур гына гаилә корып җибәрәләр. Бер-бер артлы дүрт бала - Тәлгатъ, Рифкатъ, Йолдыз һәм Айсылуны табып үстерәләр алар.

Тавышы гаҗәеп ягымлы, матур булса да, радиода эшләве җиңел генә бармый Камал Сатарованың. Бервакытны алдындагы текстны укыганда сүзләрне буташтырган өчен нык кына шелтә дә эләгә үзенә. Эш хәттә дикторлыктан алып ташлауга кадәр барып җитә.Хезмәт стаҗы өзелмәсен өчен беркадәр вакыт җыештыручы булып эшләп йөрергә туры килә.Элек дикторлар белән андый хәлләр булгалап тора торган. Ул елларда тел сафлыгы өчен аяусыз көрәш барган. Татарстан радиосы бүген дә телебезнең сафлыгы сагында уяу тора.

Дистәләгән еллар  буенча Татарстан дулкынына көйләгән миллионлаган тыңлаучылары  күңелендә Камал Саттарованың  якты исеме бүген дә  яши, ул безнең белән.

    Биектауның туган як музее директоры Билал Шиһабетдинов 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев