Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яналыклар

Әти-әнисе янгын сүндереп йөргән вакытта 6 яшьлек малай катып үлгән

Иркутски өлкәсендә авыл мәктәбендәге ягынны әти-әниләре сүндереп йөргән вакытта 6 яшьлек уллары катып үлгән.

Әлеге хәл кичә булган. 16 бала укый торган мәктәптә янгын чыккач, малайның әти-әнисе шунда ярдәм итәргә ашыккан, дип яза Шәһри Казан.

Малайны апасы белән өйдә калдырып киткәннәр. Ә малайның гәүдәсен икенче көнне иртән бабасы йорты янында тапканнар. Ул өй тәрәзәсеннән чыгып, бабасына киткән булган, дигән фаразлар бар. Соңгы вакытта Иркутскида аномаль салкыннар саклана, урыны белән 40 градуска кадәр җитүе мәгълүм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев