Биектау хәбәрләре

Биектау районы

Рус Тат
яналыклар

Теплоходта сәяхәт

14-16нчы май көннәрендә Татарстан Республикасының 150 иң яхшы укытучысы, тәрбиячесе, өстәмә белем бирү оешмалары хезмәткәрләре, җитәкчеләр, ветеран-педагоглар Идел елгасы буенча “Федор Панферов” теплоходында өч көнлек круизда булдылар.

Круиз “Казан- Чабаксар- Түбән Новгород- Казан” шәһәрләре аша узды. Биектау районыннан без - “Ел укытучысы-2018” республикакүләм бәйгесендә 2 нче урынга лаек булган Ямаширмә мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галиәхмәтова Чулпан Илсур кызы; шул ук конкурсның “Педагогик дебют” номинациясендә зона турында катнашучы Күлле мәктәбенең физкультура укытучысы Рушан Миңнуллин һәм Биектау районының яшь укытучылар ассоциациясе җитәкчесе Алмаз Забиров - әлеге сәяхәткә бару шатлыгына ирештек. Круизыбызның күңелле мизгелләре белән бүлешәсе килә.

Татарстан фән һәм мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасының төп белгече Гафарова Гөлсинә Әсхәтовна һәм россиякүләм “Ел укытучысы-2014” бәйгесенең абсолют җиңүчесе, “Ел укытучысы” клубының җитәкчесе Головенькина Алла Николаевна, теплоход хезмәткәрләре безне җылы каршыладылар. Пленар семинар теплоход командасы һәм куркынычсызлык кагыйдәләре белән танышудан башланды. Ике кешелек барлык уңайлыклары булган каюталарга урнаштык, сәяхәтебез җыр-биюле концерт программасы белән башланып китте. Слетта катнашучылар өчен кызыклы экскурсион программа әзерләнгән иде. Беренче тукталыш Чувашстан Республикасының башкаласы-Чабаксар шәһәрендә булды. Безнең экскурсион тур “Пусть блаженствует душа” дип аталды. Теплоходтан төшүгә милли киемле чуваш кызлары безне “Салават күпере” йоласы белән каршыладылар. 1917нче елда нигез салынган искиткеч гүзәл елга порты кунакчыллыгы белән җәлеп итте. Аннары автобусларга утырып, үзебез сайлаган экскурсияләргә таралыштык. Автобус 46 метрлы Ана монументы янына тукталды, әлеге скульптура барлык аналарның изге хисләрен гәүдәләндерә. Чәчәккә күмелгән сәүдәгәр Ефремов бульварыннан уздык. Чуваш халкы сыра җитештерү һәм колмак (хмель) үстерү белән дан тота. Шунлыктан сыра музеенда һәм ресторанында булдык. Анда безгә чуваш халкының кыз сорау, никахлаштыру, кавыштыру, туй йолаларын күрсәттеләр. Тамаша милли уен кораллары ярдәмендә җыр-биюләр белән үрелеп барды. Чыннан да, күрше республикабыз бай мәдәниятле булуын күпсанлы театр биналары белән дәлилләде.Чувашлар Гражданнар сугышы герое легендар Чапаев белән горурланалар. Аңа багышланган музейлары да бар. Төрле архитектур стильдә салынган күпсанлы храмнары шәһәрнең бай тарихын күрсәтә. Чувашстан Республикасы Көнчыгыш-Европа тигезлегенең

көнчыгышында, күпчелек өлеше - Идел елгасының уң як ярында - Сура һәм Зөя кушылдыклары арасында урнашкан, шунлыктан без берничә күпер аша уздык. Искиткеч яр буе һәр туристның күңелендә соклану хисләре уята. Чабаксар шәһәре турында истәлекләрне хәтеребездә гел яңарту максатыннан, сувенирлар алып, теплоходыбызга кайттык.

Реклама

Теплоходта урнашкан “Идел” һәм “Кама” рестораннарында безнең өчен әзерләнгән тәмле сый-нигъмәтләр турында сөйләр өчен, аерым мәкалә кирәк булыр иде. Өч тапкыр ашау, бай меню, заманча сервис, итагатьле официантлар, талантлы пешекчеләр- бу сәяхәтнең иң матур сәхифәләренә тәмле ямь өстәделәр.

15нче майда безне бай тарихлы Түбән Новгород шәһәре каршы алды. Бу шәһәр буенча экскурсион программа “Идел һәм Ока елгалары өстендәге шәһәр” дип исемләнгән. Чыннан да, ике елганы күперләр генә түгел, ә канат юлы да тоташтыра. Теләгән кеше әлеге канат юлы аша узу мөмкинлеге алды. ЮНЕСКО тарафыннан Түбән Новгород шәһәре планетаның иң бай тарихлы шәһәрләре исемлегенә кертелгән. Бу фактны шәһәрнең нык диварлы XVI гасырда салынган Кремле, сәүдәгәр йортлары, бизәкле соборлары дәлилли. Шәһәрдә һәр дини вәкил өчен мөмкинлекләр тудырылган: православие чиркәүләре, мәчет, католик соборлары, синагога да бар. Яр буенда ук безне 500 баскычлы Чкалов баскычы каршы алды. Ул шәһәрнең данлыклы вәкиле К.Минин мәйданына илтә. К.Минин – 1612нче елда Д.Пожарский белән берлектә Мәскәүне поляк илбасарларын азат иткән данлыклы шәхес. Иң тетрәндергәне- Түбән Новгород шәһәренең Җиңү паркы булды. Әлеге паркны ачык һава астындагы “Сугышчан Дан” музее дип әйтеп була. Монда МиГ-27 самолеты, Т-10 авыр танкы, миномет, 57-миллиметрлы зенит автоматик пушкасын һәм башка Бөек Ватан сугышы чоры техникасын күрергә мөмкин. Ярмарка һәм Руковишниковлар йорты Түбән Новгород шәһәрен бай архитектур сәнгать әсәрләре буларак бизи. Күренекле уйлап табучы И.Кулибин, очучы В.Чкалов, әдәби критик Н.Добролюбов, композитор М.Балакирев, язучы М.Горький, актер Е.Евстигнеев - Түбән Новгородта яшәгән атаклы шәхесләр. Зур Покров урамы- Түбән Новгород шәһәренең “Арбаты”дыр мөгаен. Бу җәяүле урамда бай тарихи архитектур истәлекләр, сәүдәгәр йортлары, һәйкәлләр, кибетләр, сәүдә рәтләре, театрлар, Профсоюз йорты урнашкан. Элек дворяннар гына йөргән һәм яшәгән әлеге урамда сәяхәт кылу бәхетенә без дә ирештек.

Бу сәяхәттә без республикакүләм “Ел укытучысы” клубы оештырган мастер-классларда, тренингларда, проект эшчәнлегендә, “Ачык микрофон” фикер алышуында, “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” уенында катнаштык, яңа дуслар таптык, тәҗрибә тупладык. “Ел укытучысы” бәйгесендә төрле елларда уңышка ирешкән остаз-укытучылар безгә мөгаллимлек һөнәренең серләрен аңлаттылар, мастер-класслар, презентацияләр күрсәттеләр. Концерт программасында Татарстан Республикасының атказанган җырчысы Юлия Зиганшина гитарада уйнап, романслар башкарды. “Симха” ансамбленең музыканты Аскар Курбангалиев скрипка моңына күмде. Җырчы Диана Гарипова төрле телләрдә иң популяр җырлар башкарды, үзенең көчле тавышы белән таң калдырды. Концреттан соң һәр кичне дискотека булды.

Елга буенча теплоход сәяхәтеннән без яңалыклар туплап, ял итеп, рухланып кайттык. Коллегаларыбызга әйтер сүзебез: һөнәри бәйгеләр укытучыдан зур көч, тырышлык, сабырлык, сәләт, белем, финанс чыгымнары сорый, ләкин менә мондый бәхетле мизгелләр, үз һөнәреңнең кирәклеген тою, олы бүләкләргә лаек булу, хөрмәт билгесе бу авырлыкларны җиңәргә, үз мөмкинлекләреңә ышанырга, яшерен ресурсларыңны ачарга ярдәм итә.

Әлеге мавыктыргыч сәяхәткә чыгу, ял итү мөмкинлеге бүләк иткән өчен, Татарстан Республикасының Профсоюз оешмасы җитәкчесе Прохоров Юрий Петровичка, районыбызның профсоюз оешмасы җитәкчесе Сабирова Эльза Юрьевнага, Биектау муниципаль районының мәгариф бүлегенә зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев