Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яналыклар

«Теләкләр елкасы» хәйрия акциясе балаларны шатландырды

Биектау районы үзәк мәдәният йортында ел саен үткәрелә торган «Теләкләр елкасы» хәйрия акциясе узды. Акция барышында игелекле гамәлләр кылырга теләгән һәркем авыр тормыш хәлендә калган балаларның Яңа ел теләкләрен үти алды.

Быел да күп балалы гаиләдә тәрбияләнүчеләр һәм  инвалид балалаларның Яңа ел теләкләрен тормышка ашыру мөмкинлеге бирелде. Бу очракта юмарт Кыш Бабай ролендә районның төрле предприятие  һәм оешма җитәкчеләре, депутатлар, район аппараты хезмәткәрләре чыгыш ясады. Шунысы табышмак, балага сюрприз-бүләк әзерләргә теләгән кеше баланың серле теләген күрми.   Муниципаль район башлыгы Равил Хисаметдинов  Дачный бистәсе һәм Ямаширмә авыл җирлеге балаларыннан  килгән  хатларга тап булды. Балалар магнитлы маркер тактасы,  җылы кием һәм күзне генә күрсәтеп торган җылы баш киеме (балаклава) турында хыялланган.  «Кыш Бабай, һичшиксез, бу теләкләрне үтәр дип уйлыйм», диде район башлыгы хатларны укыгач та. Теләкләр районның барлык авылларыннан җыелды. Балалар күбрәк уенчыклар, кием, төрле техника, конструкторлар, мәгълүмати тавыш ярдәмчесе сораган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев