Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яналыклар

Татарстанда армиягә чакырылучы хокукларын яклау буенча дәресләр оештырыла

Дәресләр республиканың 28 районында узачак.

Татарстанда армиягә чакырылучыларның хокукларын яклау буенча дәресләр оештырыла. “Хәрби хезмәткә чакырылучыларның хокуклары” исемендәге дәресләр республиканың 28 районында узачак. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин хәбәр итте.

"Соңгы җиде ел дәвамында язгы-көзге чакырылыш кампаниясе башланыр алдыннан, ТР Хәрби комиссариаты, ТР Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән берлектә дәресләр оештыра. Чакырылыш башланыр алдыннан, без якындагы 5-7 муниципаль районга барабыз. Дәресләр “Хәрби хезмәткә чакырылучыларның хокуклары” исеме белән уза. Бер сезон эчендә дәресләрдә Татарстанның 30 районыннан 2 меңгә кадәр кеше (призывниклар һәм аларның ата-аналары) катнаша. Быел биш күчмә дәрес оештыру планлаштырылган. Без армиягә чакырылучыларга Россия Федерациясенең Кораллы Көчләре алдына куелган төп бурычлар, солдатларның хокуклары турында сөйлибез”, - диде ул.

Реклама

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/01/172599/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев