Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Камашевлар гаиләсе белән очрашты
Биектау районыннан Камашевлар гаиләсе республикакүләм дәрәҗәдә уздырыла торган мәртәбәле чыршыда катнашты.
Чыршы бәйрәме Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узды. Искәртеп үтәбез, Камашевлар “Идел Буеның күркәм гаиләсе” бәйгесендә җиңү яулаган иде. Гаиләдә барлыгы 9 бала тәрбияләнә. Шуларның бишесе – уллыкка алган балалар. Чыршы бәйрәмендә Татарстан Республикасы Рәисе Камашевлар гаиләсе әгъзалары белән очрашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев