Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яналыклар

Татар халкының яраткан бәйрәме сабан туенда милли көрәш - иң популяр спорт

Көрәш көннәр буе дәвам итәргә мөмкин. Әмма җанатарлар иртәдән үк алып куйган урыннарыннан кузгалмый да көрәшнең ни белән тәмамланганын көтеп кала.

Район сабан туйларында көрәш тагын да мавыктыргычрак. Чөнки авылларда җиңеп килгән абсолют батырлар район үзәгендә уза торган сабан туена җыела. Һәрберсе көч сынарга әзер. Көрәшчеләр бер-берсен беләләр. Келәмдә генә көндәшләр алар, ә тормышта бер-берсе белән дуслыкның кадерен белеп яшиләр. Быел да Биектау районы сабан туена иң көчле көрәш осталары җыелган иде. Җиңәргә теләү теләге шулкадәр көчле, кайвакыт көрәшчеләр үз сәламәтлекләре турында уйламыйлар да. Көрәш мәйданында бер спортчы үзен бик начар хис итә башлады һәм аны ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү машинасында хастаханәгә алып киттеләр.

Келәмгә, гадәттәгечә, беренчеләрдән булып балалар чыга. Алардан соң яшүсмерләр көрәшә. Яшьләр арасында да Россия һәм Татарстан чемпионнары бар. Шундыйларның берсе Артур Галимҗанов. Яшьләр үкчәгә басып килә, дигән гыйбарә бик дөрес. Биектауның яшь көрәшчесе Адель Саттаров, милли көрәш буенча Россия һәм Татарстан чемпионы Артур Галимҗановны   җиңеп, беренче тапкыр район сабан туенда җиңүче булды.

“Әлбәттә, хисләр ташып тора, мондый халәтне сүзләр белән генә аңлатып бетереп булмый. Быел мин беренче тапкыр шундый югары дәрәҗәдә җиңү яуладым”, - ди Адель Саттаров. Көрәшчеләр арасында җитди генә тән җәрәхәтләре алучылар да бар. Ярый әле, мондый очракта табиблар тиз генә ярдәмгә килергә әзер тора. Быелгы сабан туе да мондый көтелмәгән хәлләрдән башка гына узмады.  

“Көрәш бик кискен бара, - дип билгеләп үтте баш казый Вакиф Тимербаев. -  Батыр ярасыз булмас, диләр бит. Мондый ярышлар җәрәхәттән башка узмый. Чөнки бер генә спортчы да келәмгә  җиңелергә дип чыкмый”.

 90 килограмм авырлыктагы көрәшчеләр арасында барган финал ярышларында Ильшат Гарипов белән  Ильназ Хәкимҗанов тамашачыларга милли көрәшне бөтен матурлыгы белән күрсәттеләр.  

“Көндәшләр быел барысы да көчле, барысы да кагыйдә буенча көрәшә. Берсенә генә дә үпкәләрлек җирлек юк. Без бит барыбыз да бергә шөгыльләнәбез, республика ярышларында бер команда булып чыгыш ясыйбыз. Ә сабан туе – ул шәхси көрәш  мәйданы. Финалда көрәшү тагын да авыррак. Әмма халык матур финал көтә. Без андый финалны күрсәттек дип әйтә алам”, - ди Ильшат Гарипов.

Биектау районы сабан туеның абсолют батыры булып Азат Яруллин калды. Узган елгы сабан туенда да аңа тиңнәр булмаган иде. Быелгы җиңү аңа авырлардан бирелде. Көрәшче моны үзе дә яшерми. “Мин быел беръюлы ике сабан туенда катнаштым. Алдан Питрәч районында ярыштым. Чөнки мин үзем тумышым белән Питрәч ягыннан. Анда да абсолют батыр исеменә лаек булдым. Биектауга килгәндә шактый гына арган идем инде”, - ди Азат Яруллин. Мәйданга җыелган халык сабан туе батырының, иңбашына тәкә салып,  мәйданны иңләвен көчле алкышлар белән кабул итә. Азат, арган булуына карамастан, тәкәне берүзе күтәреп иңнәренә салды һәм пьедесталның югары баскычына менеп басты. Сабан туе батырларын Биектау районы башлыгы Равил Хисаметдинов һәм ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Айзатуллин котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев