Биектау хәбәрләре

Биектау районы

Рус Тат
яналыклар

Таныш булмаган ир-ат 8 яшьлек баланы көрәк белән кыйнаган

Яраланган баланы бакчачылык ширкәтендәге йортта тапканнар.

Калининградта 8 яшьлек ир балага һөҗүм иткән кешене тоткарлаганнар. Бу ир-атбаланың башына көрәк белән берничә тапкыр суккан. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Россия Эчке эшләр министрлыгы вәкиле Ирина Волк хәбәр иткәнчә, яраланган баланы Калининградның «Чайка» бакчачылык ширкәтендә 27 сентябрьдә тапканнар. Баланы хастаханәгә илткәннәр. Таныш булмаган ир-атбу балага көрәк белән берничә тапкыр суккан. Малай үзе шул хакта сөйләгән.

Калининград буенча Тикшерү комитеты баланы үтерергә маташу факты буенча җинаять эше ачкан. Полиция хезмәткәрләре шикләнелүче ир-атныбакчачылык ширкәтендәге йортларның берсендә тапкан. Волк сүзләренчә, бу кеше моңа кадәр дә хөкем ителгән булган. 1969 елда туган әлеге ир-атның торыр урыны булмаган, ул сукбай булып чыккан. Бу кеше промзонадагы ташландык биналарның берсендә гомер иткән.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, ир-атпсихик яктан сәламәт түгел, ул психиатрда хисапта тора.

Реклама

Чыганак: https://intertat.tatar/hewef_heter/tanysh-bulmagan-ir-at-8-yashlek-balany-k-r-k-bel-n-kyynagan/

Фото: pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев