Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яналыклар

Су бар, әмма аны кулланып булмый

Бөреле авыл җирлегенең Интернационалист-сугышчылар урамындагы дистәләгән йорт сусыз калган. Атнадан артык инде халык ашарга пешерү өчен суны башка урыннан ташырга һәм кием-салымны кулдан юарга мәҗбүр булган.

Ә менә 6 нчы номерлы йорт подвалын инде икенче тапкыр су баскан. Дым һәм юешлек фатирларга күтәрелә башлаган. Ә краннардан су акмый.

- Якшәмбе, 5 июль көнне безнең подвалга су тулды. Суны суыртып алдылар, ә хәзер тагын шул хәл кабатланды, - дип сөйләде 6 нчы йортта яшәүче Альбина Самойлова. – Без үзебез дә юына алмыйбыз, балаларны да юындырып булмый. Атна буе сусыз яшәүне нормаль күренеш дип әйтеп булмый инде.

Беренче катта яшәүчеләр фатирларында дымлылыкны һәрдаим сизеп торалар. Ә дымлылык белән бергә кыргаяклар һәм чебеннәр дә үтеп керә.

- Борынга ниндидер начар ис килеп бәрелде. Бәлки бәдрәфтә нидер бардыр, дип кереп карасам – ваннада идәнгә җәелгән келәм юпь-юеш, инде ничәнче көн! Бүген әнә кыргаяклар күренә башлады, - дип зарланды пенсионер Фәүзия апа.

Бистәдә яшәүчеләр әйтүенчә, авыл җирлеге башлыгы һәм идарә итүче компания җитәкчесе алар белән аралашып торалар һәм булдыра алганча җитешсезлекләрне бетерә баралар, әмма проблема барыбер тулысынча хәл ителми. Без сусыз калган кешеләр белән сөйләшкән арада эшчеләр бригадасы өзеклек булган урынны тапты.

Идарә итүче компания вәкиле сүзләренә караганда, коммуникацияләр әле тузмаган, һәм мондый авариянең теләсә кайда да булуы ихтимал. Тоташтырылган урында пластик торба җир басымы астында сынган һәм менә шундый гадәттән тыш хәл килеп чыккан.

- Авыл җирлеге рәисе Таһир Хәйдәрович белән без биредә авария китергән зыянны бетерү эшләрен оештырдык. Төнлә суны суырта башладык, бирегә техника, кешеләр китердек. Өченче көнгә каян акканын ачыкладык. Коммуникацияләр буенча бернинди архив документлары да юк, шунлыктан бу эш озаккарак сузылды, - дип аңлатты килеп туган хәлне “Комфорт Биектау” идарә итүче компаниянең башкаручы директоры Алмаз Мөхәммәтҗанов.

Аварияне туктатканнан соң подвалдагы суны суырту, бинаны мөмкин кадәр тизрәк арада киптерү өчен өстәмә җиллекләр һәм җилләткечләр урнаштыру планлаштырыла.

Мәкалә язылган арада Интернационалист-сугышчылар урамында су белән тәэмин итү җайга салынды, шулай ук 6 нчы номерлы йорт подвалындагы суны да суырттылар. Шундый эшләрне башкарып чыкканы өчен халык авыл җирлеге җитәкчеләренә рәхмәтле һәм мондый хәлләр кабатланмас дип өметләнәләр.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев