Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яналыклар

Спорт мәйданчыкларында тәртипме?

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы республика күләмендә спорт мәйданчыкларының торышын тикшерүгә бәйле рейдлар үткәрү тәкъдиме белән чыкты.

Моңа бәйле рәвештә, Биектау районында балалар һәм спорт мәйданчыкларының куркынычсызлыгын һәм уңайлылыгын тикшерә башладылар.

- Хәзер без спорт мәйданчыкларын, универсаль мәйданчыкларны, шулай ук футбол, хоккей һәм балалар мәйданчыкларын тикшерәбез. Төрле тән җәрәхәтләре алу куркынычын булдырмас өчен капкалар нык беркетелгәнме, биредәге корылма- лар селкенмиме икәнен карыйбыз, - дип сөйләде спорт комплексы директоры Рушан Билалов.

Директор сүзләренә караганда, күз уңыннан читтә калырга мөмкин булган иң зур кимчелекләрнең бер- се - футбол капкаларының начар беркетелүе. Уен вакытында бала- лар төрле тән җәрәхәтләре алырга мөмкин. Шуңа күрә бу мәсьәләгә аеруча нык игътибар бирәләр. Уен мәйданчыкларының озак хезмәт итүе тирә-юньдә яшәүчеләрнең мөнәсәбәтенә дә бәйле.

- Спорт корылмаларын кадерләп сакларга кирәк. Республика про- граммалары ярдәмендә бездә бик яхшы мәйданчыклар төзелде. Алга таба аларның торышы исә үзебезгә генә бәйле, - дип искәртте Рушан Билалов.

Пластик һәм кәгазь чүп-чар, ватык уенчыклар кебек ташландыклар авыл җирлекләрендә яшьләр җыела торган урыннарны бер дә бизәми. Шуңа күрә район җитәкчелеге республика, район һәм мәктәпләр оештырган мәйданчыкларда ял иткәндә, спорт белән шөгыльләнгәндә саклык, җаваплылык турында онытмаска киңәш итә.

Районда егермедән артык универсаль мәйданчык бар, моңа өстәп авыл җирлекләрендә ел саен икешәр мәйданчык сафка баса. Төзелеш планы 3-4 елга алдан билгеләнгән. Мәйданчыкларны тикшерүнең төп максаты - биредәге кимчелекләрне юкка чыгару.

- Спорт мәйданчыклары кайсы авыл җирлеге, мәктәп, бакчага караса, үз хисапларына барлык кимчелекләрне төзәтсеннәр өчен, аларга күрсәтмә белән мөрәҗәгать итәбез. Бу эшкә ике атна вакыт бирелә. Шуннан соң башкарылган эш турында хисап көтәбез, - ди спорт комплексы директоры Рушан Билалов.

Коронавирус инфекциясе таралу куркынычы янау шартларында ачык һавадагы спорт мәйданчыклары спорт белән шөгыльләнү өчен бердәнбер мөмкинлек.

Спорт мәйданчыкларын карап чыкканнан соң зур кимчелекләр ачыкланмаган, тиешле барлык күрсәтмәләр якын арада ук үтәләчәк.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев