Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яналыклар

Социаль программалар авыл тормышын яхшырта

Бу атнада Олы Битаман авылында халык җыены узды. Авыл халкы, бердәм булып, клубка бер ел эчендә эшләнгән эшләргә йомгак ясарга, агымдагысына планнар билгеләргә җыелды.

Җыенга район җитәкчеләре дә килгән иде. Халык алдында хисап доклады белән авыл җирлеге башлыгы, авыл мәктәбе директоры, районның авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсе хезмәткәрләре чыгыш ясады. Янгынга каршы көрәш һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү турындагы мәгълүматны җыенда катнашучылар бу юнәлешне алып баручы җитәкченең үзеннән алдылар. Мондый мөмкинлек һәрвакыт булып тормый. Янгын кисәтү җайланмаларының нинди принцип буенча эшләве, шул «акыллы» җайланма ярдәмендә районда ничә кешенең гомере сакланып калуы турында да әйтелде җыенда. Мәгълүматны күңелгә сеңдерүчеләр үз йортларында шундый җайланма урнаштыру кирәклегенә инанды.

Февральдә ике күз: берсе - кышка, берсе язга карый, диләр. Авыл хуҗалыгында техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү кампаниясе башланып китте инде. Битаман авылы хезмәтчәннәре дә бу эштә райондашларыннан калышмый. Совет заманында авылдагы тормыш-көнкүреш шартларын шәһәрнеке белән тигезләү турында күп сөйләнде һәм эшләнде дә. Бүген ул хыял тормышка ашып бара. Авыл җирендә яшәүнең шәһәрнекеннән күпкә өстен яклары да бар инде бүген. Бу үзеннән үзе генә тумады. Авыл хал- кына төрле юнәлештәге социаль программалар ярдәмгә килә. Йорт салырга теләүчеләр өчен түбән процент белән ипотека бирелә, фермерлык хуҗалыкларына һәм яңа эш башлап җибәрүчеләргә дә матди ярдәм итү ысуллары байтак. Шәхси бизнес, ни дисәң дә, даими хезмәт хакы чыганагы булып тора, матди хәлеңне яхшыртырга, балалар укытырга һәм үзеңә дә алга таба үсәргә рухи ышаныч бирә.

2020 ел - юбилейлар елы икәнлеген тагын бер кат искәртте җыенда чыгыш ясаучылар. Бөек Җиңүнең 75 еллыгына, ТАССР төзелүнең 100 еллыгына, Биектау районы оешуның 85 еллыгына район халкы күмәк әзерлек чаралары алып бара.

Гүзәл ГАЗИЗУЛЛИНА, Фәнил МӨХӘРЛӘМОВ фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев