Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яналыклар

Сүнмәс йолдызлар

Чыпчык авыл җирлегендә бүгенге көндә 500 дән артык пенсия яшендәге абый-апалар яши. Шуларның 87се инвалид, 2 Бөек Ватан сугышы ветераны, 1 Чернобыль ветераны, 1 Чечня ветераны бар. 17 кеше хезмәт ветераны, 50 кеше сугыш чоры балалары (1941-1945 елларда туганнар).

Ветераннар советы район хакимияте һәм авыл җирлеге белән тыгыз бәйләнештә  эшли. Без пенсионерлар, шулай ук ярдәмгә мохтаҗ кешеләр, инвалидлар белән һәрдаим очрашып торабыз. Социаль хезмәткәрләр белән аралашып, бергә киңәшләшеп эш итәбез. Авыручыларның хәлен сораштырып торабыз, шифаханәдә ятсалар, яннарына барып киләбез. Өйләренә кереп тә хәлләрен белеп чыгабыз.

 Безнең ветераннар советы 4 авылны берләштерә. Атка салырга солы булмаса да, айга бер тапкыр   ветераннарның хәлен белеп кайтабыз.

Безнең пенсионерлар бүгенгесе көндә терлекчелектә, яшелчәчелектә, трактор паркында, яшелчә базасында совхозга гел булышып торалар.

Менә тиздән Бөек Җинүнең 75 еллыгы җитәр. Без шуңа бик зур әзерлек алып барабыз. Чыпчык авылындагы сугыш геройлары һәйкәлен ремонтлау өчен смета төзедек һәм  1941 нче елның 11 февралендә Чыпчык авылы күгендә һәлак булган герой летчикларның да каберләрен чистартып, мемориаль тактасын карап, тәртиптә тотабыз. Бу геройларның туганнарын эзләү эшләре әле дә туктатылмый. Ветераннарыбызга “Алар сугыштан җиңү яулап кайткан...”  дигән стенд ясап куйдык. Аларның батырлыклары мәңге онытылмас!

Менә 4 ел рәттән апрель  аенда пенсионер-юбилярларны җыеп котлыйбыз, концерт оештырабыз һәм бүләклибез.

Һәр ел рәттән Өлкәннәр  көнен зурлап үткәрәбез. Быел да 30 сентябрь көнне  концерт оештырып, күңелле итеп чәй эчтек. “Бөреле” хуҗалыгы  җитәкчесенә бүләкләре өчен бик рәхмәтле булып калдык.

Ел буена тирә-күрше  авылларга, шифаханәләргә барып концертлар куябыз. Безнең коллективта күбесе пенсионерлар. Алар картаерга ашыкмыйлар әле, эшләп, җырлап- биеп, күңел ачып, яшәреп йөриләр. Шуңа күрә төркемебезнең исеме дә “Сүнмәс йолдызлар” бит безнең.

                                                                                                                                          Радил  ГАЛӘҮТДИНОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев