Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яналыклар

Галстуклар бәйләделәр, балаларның активлыгына тулы өметләр багладылар һәм хәрәкәт тарихы турында сөйләделәр...

Бүген Биектау муниципаль районының Шәпше авыл җирлегендә 2-7 сыйныф укучыларын Россия мәктәп укучылары хәрәкәте һәм Татарстанның мирас Берлеге сафларына багышлау тантанасы булды. Сүз уңаеннан, бүген, 29 октябрьдә, алар өчен гади көн түгел – иҗтимагый оешмалар көне.

 

Кайчандыр Пионерия символы булган галстуклар бүген дә үзенең популярлыгын югалтмаган. Бу-Россия мәктәп укучылары хәрәкәтеннән килгән балаларның төп аерымлык билгесе.

Чара үзе дә пионерлар сафына керүгә охшаш иде.  Галстуклар бәйләделәр, балаларның активлыгына тулы өметләр багладылар һәм хәрәкәт тарихы турында сөйләделәр. Ә тарих шундый.

Моннан нәкъ 4 ел элек РФ Президенты Владимир Путин мәктәп укучыларының яңа гомуммилли балалар-яшүсмерләр оешмасын төзү турындагы указга кул куйды. Шәпше мәктәбендә дә шундый ук команда барлыкка килде.

Әлегә командада 20 кеше эшли, әмма ел саен саны арта бара. Әйтик, Шәпше мәктәбеннән 95 бала бу көннән үзләрен кыю рәвештә әлеге хәрәкәт әгъзасы дип саный ала.

Тормышны матуррак итәргә, бер – береңне ишетергә һәм аңларга, таяныч булырга, күбрәк белергә омтылу-бу сыйфатлар аларны бердәм коллективка берләштерә. Һәм яңа казанышлар эшләргә мөмкинлек бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев