Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яналыклар

Савым ике тапкыр арткан

Латыйповларның Биектау районындагы гаилә фермасында Премьер-министр урынбасары - ТРның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, ТРның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров, шулай ук Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин һәм республика фермерлары булып китте.

Очрашуның төп максаты - автомат рəвештə савым сыерларының сəламəтлеген, аларның температурасын һəм савым күрсəткечлəрен күзəтеп торучы роботлаштырылган яңа ферма ачылу.

- Əлеге фермер хуҗалыгы кайсы яктан гына карасаң да, барлык мəсьəлəлəр буенча үрнəк хуҗалык, - дип билгелəп үтте Марат Азатович. - Латыйповлар гаилəсе безгə елның телəсə кайсы фасылында үткəрелə торган чараларда ярдəм итеп тора. Əле күптəн түгел генə без Татарстан Президенты һəм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары белəн аралаштык. Ул да əлеге крестьян-фермер хуҗалыгы эшен югары бəялəде. Хəзер инде Латыйповларның крестьян-фермер хуҗалыгы - роботлаштырылган ферма, Татарстанда өченче. Икесе Саба районында. Бу турыда Ленар Наилевич сөйлəде:

- Бүгенге көндə сыерның продуктлылыгы əйбəт булып, рационы дөрес төзелсə, асрау шартлары яхшы булса, роботлар белəн дə иркенлəп эшлəргə мөмкин. Крестьян-фермер хуҗалыгының килəчəге бик өметле. Бу бик тə тырыш гаилə, мин алар белəн күптəннəн эшлим. Алар технологиягə каг ы л ы ш л ы м ə с ь ə л ə л ə р н е дə тиешенчə хəл итəлəр, сыерларның сəламəтлеге дə игътибар үзəгендə. Заманнан да калышмыйлар.

Сүз уңаеннан гаилəгə дəүлəтнең грант ярдəме булышуын да əйтеп китү урынлы булыр. Латыйповлар Авыл хуҗалыгы министрлыгының махсус программалары буенча яңа роботлар алуга ирешəлəр һəм бу аларга үсеш өчен яхшы нигез булып тора.

Бүген Латыйповларның крестьян-фермер хуҗалыгында 230 баш терлек, шуларның 130ы - савым сыерлары. Хуҗа кеше баш санын 250гə җиткерергə уйлый.

Реклама

- Бүген без 2 савымчы-робот куйдык, тагын бер робот-пододвигатель һəм тирес чыгаргыч робот алырга уйлыйбыз, əмма монысы əле килəчəктə, - дип шатлыгы белəн уртаклашты Ленар Латыйпов. Аның əйтүенчə, мондый роботларга кеше ярдəме бөтенлəй кирəкми. Сыер савучы кəефсез д ə бул ы р га , а в ы р ы п т а китəргə мөмкин һəм бу савым нəтиҗəлəрендə дə чагылачак, ə робот исə барысын да ничек планлаштырылган булса, шулай эшлəячəк.

- Без, кешелəр, азыкны бераз кимрəк бирергə яки сыерның авырып торганын күрмəскə дə мөмкин, ə робот аның температурасын үлчи, протеин, шикəр күлəмен билгели, азыкны да нəкъ менə шушы сыерга күпме талəп ителə, шуның кадəр бирə, əле сыерның тиздəн авырып китү ихтималы булуы турында кисəтə дə, - дип өстəде фермер. Савым ике тапкыр арткан һəм бу хəл, Ленар Латыйповның үзе əйтүенчə, аларны бераз куркуга да салган, чөнки озак яшəү һəм сəламəт булу өчен сыерлар энергетик яктан тотрыклы булырга тиешлəр.

Хуҗаларның үзлəре карый торган малкайларга мөнəсəбəтенə игътибар итми мөмкин түгел. Алар һəр сыерның кадерен белəлəр, аны яратып карыйлар һəм заманча аппаратлар хисабына уңайлырак шартлар тудырырга тырышалар.

Марат Азатович бу ферманың килəчəге өметле булуын билгелəп үтте һəм дəүлəтнең авыл хуҗалыгындагы барлык заманча технологиялəрне һəрьяклап хуплап каршы алуын, ярдəм күрсəтүен искəртте.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X