Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яналыклар

Рүзәл тумыштан көрәшче

“Биектау хәбәрләре” газетасы редакциясе «Безнең ишегалды геройлары» дип исемләнгән рубрика ачып җибәрә. Әлеге рубрикада газета хәбәрчеләре белән шөгыльләнүче балалар турында мәкаләләр биреп барачак. Безнең беренче героебыз - «Биектау-2009» хоккей командасы капкачысы Рүзәл Хәйбуллин.

Рүзәл Биектауда туа. Бүгенге көндә 2 нче урта мәктәптә укый. Кечкенәдән хоккей уйнарга ярата. Әтисе аны шугалакка 3 яшьлек чагында ук алып килә. Әтисе улының хоккейга мөкиббән булганына шатлана гына. 12 яшьлек Рүзәл, үзенең туган районы данын яклап, йөздән артык уенда катнаша. Тренер Ренат Галиуллин командасында бүгенге көндә 3 капкачы бар. Алар барысы да уен вакытында капкада торырга хыяллана. Әмма өстенлек һәрвакыт Рүзәлгә бирелә.

“Мине хоккейга әтием алып килде, - ди Рүзәл Хәйбуллин. - Шунда ук тимераякка бастым. Ошап китте. Командага килгәч тә капкага бастым. Хәзер инде үзебезнең капканы көндәшләр алкасыннан саклыйм”. Капкага яшь хоккейчы әти-әнисе рөхсәте белән генә баса алган. Балалар хоккей командаларының шарты шундый. Бүгенге көндә барысы да аңлый: бу иң дөрес карар булган.

Тренер Ренат Галиуллин күнегүләр вакытында да яшь капкачының олы уенчылар кебек тырышканын билгеләп үтте. “Ул бозга иң беренчеләрдән булып килеп баса, тәртипле, максатчан бала, - ди тренер. - Үзенең яраткан шөгыленә профессионаллар кебек карый. Спортта, иң беренче чиратта, кешенең холкы мөһим. Без дә баланың характерына карап аларны рольләргә бүләбез. Рүзәл тумыштан көрәшче, ул уен вакытында гына түгел, күнегүләр вакытында да дәртле уйный, иптәшләренең алка куганнарын гына карап тора алмый, аларга уңай форсатлар биреп тора. Мондый киеренкелеккә теләсә кем чыдарлык түгел”.

Яшь капкачы зур спорт турында хыяллана. Бүгенге көндә “Биектау-2009” хоккей командасы Идел буе округы беренчелегендә уйный, Казан шәһәре чемпионатында катнаша. Соңгысында команда җиңүче булып бара. Бу җиңүләрдә 12 яшьлек капкачының нинди роль уйнаганын һәркем күрә. Рүзәл Хәйбуллин Тольятти шәһәрендә узган сезон алды турнирында иң яхшы капкачы исеменә лаек була. «Алга Кап» мәртәбәле Кубок турнирында да аңа тиңнәр булмый.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев