Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яналыклар

Рәхәт вакытлар, яки әниле балачак

Рухия Ахунҗанова

Мин үземне өч яшьлек чагымнан беләм. Өстемдә әнкәй үзе тегеп кидерткән ал күлмәк. Түр башындагы сәкедә яран гөлләре уртасында утырам. Ал, кызыл, ак чәчәкле һәм матур яфраклы ул гөлләр минем өчен гөлбакча булган инде. Аларның хуш исе бөтен өйгә таралган. Сәкегә җәеп куелган буй-буй сызыклы палас минем биләмәне тагын да матурайткандыр. Әнкәй үз куллары белән суккан ул паласка аның күңел җылысы да салынган ич.

Мин, гөлләргә карап, аларга сокланган халәттә шулай рәхәт чигеп утырам. Минем шул рәвешле утыруыма гаҗәпләнәсе дә юк. Чөнки әнкәй – шигъри күңелле, фантазиягә бай кеше. Ул матурлыкны күрә дә, күрсәтә дә белгән.

Сабый чагымда әнкәй мине гел үзе белән ияртеп йөри иде. Икебез генә яшәгәнлектән, өйдә миңа күз-колак булырдай башка кеше юк. Шул сәбәпле ул мине үзеннән калдырмаган да инде. Ул мине, бердәнбер баласын, күз карасыдай саклап йөрткән.

...12 яшендә әнисез калган кызчык, ягъни үзем турында бик күп еллардан соң мин түбәндәге шигырь юлларын язачакмын:

Вакытсыз киттең, балачак...

Ашыктың соң, әйт, нигә?

Үсеп тә җитмәгән идем,

Үлем тиде әнигә...

 

Балачагым – гамьсез чагым!

Нигә сиңа тартылам?

Әле дә ияреп йөрим күк

Әниемнең артыннан.

 

Кайтыр юл табып булмасмы?

Бик тә кайтасым килә...

Нәрсә биреп кайтып була

Әниле рәхәт илгә?...

Ләкин әле аңарчы бик күп сулар агасы бар...

Реклама

Әнкәй мине үзе белән болынга алып барырга ярата иде. Ул болын шау чәчәктә була. Яшел үлән арасында ал, сары, ак, зәңгәр, кызыл, шәмәхә төстәге матур чәчәкләр балкып утыралар. Алар бөтен болын буйлап сибелгән. Чәчәкләр бик күп. Мин аларның исемнәрен белеп тә бетермим. Тукранбашны, сары мәтрүшкәне, меңьяфракны ерактан ук таныйм. Әнә тукранбаш. Аның эре кызыл башлы чәчәкләре бер озын сабакта гына утыра. Якыннан караганда, сабагында бары тик өч яфрагы гына булуын күрәсең. Менә монысы сары мәтрүшкә. Аның сабагы бик каты. Вак сары чәчәкләре сабак очында ук урнашкан. Әнә тегесе меңьяфрак. Аның чәчәкләре бик вак. Алар ак төстә. Яфрагы да вак яфракчыклардан тора.

Болынга килгән саен әнкәй мине төрле-төрле чәчәкләр белән таныштыра. Аларның нинди дәвага яраклы булуын да әйтә. Чәчәкләр хисапсыз күп. Араларыннан иң яраткан чәчәгем – ак чәчәк (ромашка). Ул – уртасы сап-сары эре ак чәчәк. Туры сабаклы. Әнкәй, аерып, кыңгырау чәчәген ярата иде. Бу чәчәкнең сабагы тармаклы. Яфрагы бөтенләй юк диярлек. Ул чәчәк атканда, болын шәмәхә-зәңгәр төскә керә.

Әнкәй болындагы сыңар чәчәкне дә өзми, миңа да өзәргә рөхсәт итми иде. Шуңа күрә минем бер тапкыр да чәчәкләрдән такыя үреп кигәнем булмады. Бала чагымда әнкәй өйрәткән гадәтем буенча, мин әле дә чәчәкләргә читтән генә сокланып карыйм, алар белән

читтән генә хозурланып йөрим. Болынга мин бүгенге көндә дә чәчәкләрне сагынып, аларны күрер өчен барам.

Мин әнкәйгә ияреп бара торган болын чәчәкле генә түгел, җиләкле дә иде. Мин җиләкне дөрес итеп җыярга әнкәйдән өйрәндем. Болындагы җиләклекне аркылыга-буйга йөреп таптамаска, җиләкнең иң эресен генә өзеп йөрмәскә тиешлегемне мин беренче баруда ук аңладым. Уйдык-уйдык бер урыннан гына җыеп та, савытны бик тиз тутырып була икән. Бары тик җиләкнең һәр тармагын берәмләп карап кына җыярга кирәк. Без җир җиләге өлгергән вакытта күңел булганчы ашап кала идек. Киптереп тә куя идек. Җиләк кайнатмасы әзерләгәнебезне хәтерләмим.

Минем әнкәй моңлы итеп җырлый иде. Безнең нәселдә аның кебек җырлаучы башка беркем дә булмады. Күңелләрне айкап ала торган моң бар иде аның тавышында. ... Әнә әнкәй мине җылы кочагына ала да үзенең җыр дулкынында салмак кына тирбәтә. Аның җырлавын тын гына тыңлыйм. Аның йөрәк түреннән чыккан моңы минем нечкә күңелемә күчә бара. Мин шул тыныч халәттә изрим...

Әнкәйнең «Су буйлап» җырын җырламыйча калган көне булдымы икән?!

...Идел бит ул, тирән бит ул,

Тирән бит ул, киң бит ул.

Караңгы төн, болытлы көн –

Без аерылган көн бит ул.

Хәзер уйлап утырам: әлеге җырны әтием белән аерылышу сагышыннан җырлагандыр инде ул...

Мин кечкенәдән үк һәр эш-гамәлемдә әнкәйгә охшарга тырыша идем. Ул җырлагач, мин үземне дә җырларга тиешле дип санадым. Шуңа күрә мәктәптә һәм авыл сәхнәсендә «Үз илемдә», «Ак пароход» җырларын җырлап йөрдем. Ләкин кая инде ул миңа әнкәй кебек җырлаулар!

Авылыбызда әнкәй бәетләр чыгаруы белән дә танылган иде. Ул башкарган мөнәҗәтләр исә үтә дә моңлылар. Ул аларның сүзләрен үзе язып, барысын да бер үк көйгә әйтә иде. Хәзерге көндә мөнәҗәт әйтүче җырчыларны тыңлаганда, мин әнкәйне күз алдыма китерәм. Андый җырчыларга карата хөрмәтем бермә-бер арта.

Әнкәйнең аерым бер калын дәфтәре бар иде. Ул анда үзе иҗат иткән әйберләрне теркәп барган. Бәетләр, мөнәҗәтләр, шигырьләр...

Көннәрдән бер көнне, аңардан күрмәкче, мин дә язып карарга булдым. Ләкин нәрсә турында язарга? Өстәлдәге әдәбият дәреслегенә күзем төште. Бер битен ачтым. Карыйм –«Комсомолец Рәхи бәете». Шуннан карап язарга керештем. Бер талпынып этеп җибәргәч, чана таудан җилдереп төшеп китә бит. Минем «чана» да кузгалып китте. Беренче ике юлын шул бәеттән күчереп алам да, калган ике юлны, рифмалаштырып, үзем уйлап чыгарам. Һәрвакыт әнкәйнең бәетләрен тыңлау да ярдәм итте, ахры. Яза торгач, ахырына кадәр барып җиттем. Эшемне тәмамлау белән, бәхет кошы тоткандай, әнкәй янына йөгердем. Мин язганны укый башлауга ук, әнкәй, көлемсерәп, кинәт туктап калды. Аннары, минем иңнәремнән кочып: «Күрше кызы Галия белән бергәләп язган кебек килеп чыккан инде бу...» – диде. Ул язылган әйбернең хуҗасы бер кеше генә булырга тиеш икәнен әйтте һәм беркайчан да кешенекенә тимәскә кушты. Һәм мин шулай эшләдем дә. Бу мәсьәләдә әнкәйгә чиксез рәхмәтлемен.

... Минем әнкәй, кыска гомерле булып, кырык бер яшендә үк бакыйлыкка күчте. Шул көннән минем әнисез тормышым башланды. Ләкин ул мине һәрьяклап мөстәкыйль тормышка әзерләргә өлгерде, киләчәк иҗатымда юл күрсәтүчем булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X