Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яналыклар

Район тагын да тизрәк үсәчәк

Бүген Биектау районына эш сәфәре белән Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илшат Гыймаев килде. Ул төзелеш мәйданнарын карады һәм Биектауда төзелеш объектларының үсеш дәрәҗәсе югары булуын билгеләп үтте.

Иң элек район кунагы Биектауда әле күптән түгел генә ачылган “Инеш” бассейнында булды. Ул барлык биналарны карап чыкты һәм бассейнны югары бәяләде.

- Районга чакыруыгызга рәхмәт, - дип мөрәҗәгать итте хезмәткәрләргә Илшат Сәхәпович. - Соңгы тапкыр биредә күптән булган идем һәм яңа төзелгән биналарны күреп сокландым. Яңа төзелешләр белән беррәттән мондый объектларны да сафка бастыру икеләтә куанычлы. Бу - районның мул тормышта яшәве билгесе.

Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, алга таба район тагын да тизрәк үсәчәк, чөнки демография күрсәткечләре арта, район белән кызыксынучылар да күбәя.

Делегация вәкилләре тиздән ачылачак “Байгыш” балалар бакчасын да карады. Ул 340 урынга исәпләнгән. Кунакларга ашханә, спортзал, нәниләр төркемен, телләр өйрәтү өчен класслар һәм актлар залын күрсәттеләр. Биредә барлыгы 18 төркем ачу каралган, аларның тугызында ике яшьтән алып сабыйлар тәрбияләнәчәк дип фаразлана. Яңа бакчаның үзенчәлеге - биредә мөмкинлеге чикләнгән сабыйлар өчен дә төркемнәр бар. Министр урынбасары моны уңай бәяләде һәм барлык сабыйларның да сыйфатлы мәктәпкәчә белем алырга хокуклы икәнен искәртте.

Эш визиты ахырында районның идарәче һәм коммуналь компанияләре, ТКХ һәм төзелеш бүлекләре вәкилләре катнашында киңәшмә узды.

Реклама

Илшат Гыймаев районның әлеге юнәлештәге эшен тагын бер кат билгеләп үтте:

- Сезнең район быел яхшы эш күрсәткән, - диде ул. - Без сезгә алга таба да өметләнәбез. Биектау районында нинди кыенлыклар бар икәнен беләм һәм алга таба аларны бергәләп хәл итәрбез дип ышанам.

Киңәшмәдә кулланышка торак тапшыру нәтиҗәләре, мәгариф, спорт, сәламәтлек саклау кебек өлкәләрдә төрле программаларның үтәлеше, шулай ук, ТКХ объектларында ягулык сезонына әзерлек турында мәгълүмат та яңгырады.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X