Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яналыклар

Равил Хисаметдинов: «Медицина хезмәткәрләре көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм!»

Бүген Биектау районы медицина хезмәткәрләре өчен заманча уңайлыклар тудырылган.

Хөрмәтле Биектау  районы сәламәтлек саклау хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез - медицина хезмәткәрләре көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм!

Һәркайсыбызның гомере бер генә һәм без аны сезгә ышанып тапшырабыз. Кеше өчен иң кыйммәтле байлык, хәзинә саналган тән саулыгын бернинди бәяләр белән дә үлчәп булмый. Сез сайлаган һөнәр халык өчен иң кадерлесе һәм иң мөһиме. Иңегездә гаять олы җаваплылык тойган хәлдә сез бик күпләргә яшәү сулышы өрәсез, киләчәк көнгә өмет-ышаныч уятасыз. 

Бүген Биектау районы медицина хезмәткәрләре өчен  заманча уңайлыклар тудырылган.  Югары технологияле медицина җиһазлары белән коралланган үзәк район хастаханәсе һәм поликлиникасы тәүлек буе эшли, авылларда ФАПлар булдырылган. Әмма  бер заманча аппарат та пациентка карата булган игътибарны алыштыра алмый. Заманның югары технологияләре  бары оста кулларда гына могҗиза тудырырга сәләтле икәнен онытмаска кирәк. Һөнәри осталык, тәҗрибәдән башка уңышларга ирешү мөмкин түгел. Һәрберебезнең язмышы сезнең һөнәри осталыгыгызга һәм тәҗрибәгезгә бәйле. Медицинада очраклы кешеләр була алмый. Рухи байлык, гуманизм, шәфкатьлелек һәм үз-үзеңне аямау — бу бәя биргесез сыйфатлар чын медицина хезмәткәрләренә хас. Безнең Биектау районы сәламәтлек саклау учреждениеләрендә нәкъ менә шундый фидакарьләр эшли дә инде. Сезнең эчкерсез хезмәтегез өчен ихлас күңелдән рәхмәт белдерәм. Сезгә һөнәри уңышлар һәм имин тормыш телим. Сәламәт яшәү шатлыгы бүләк иткән пациентларыгызның елмаюлары һәм рәхмәтләре сезгә иң зур бүләк булсын! Бәйрәм белән!

Биектау муниципаль районы башлыгы Равил Хисаметдинов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев