Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яналыклар

Ратмир Мазаев “Лучше всех!” тамашачыларын таң калдырды

Нәни биектаулы Ратмир Мазаев “Pukyrideteam” командасындагы үзенең дуслары Тимофей, Марк һәм Рәис белән “Лучше всех!” тамашачыларын һәм аның алып баручысы Максим Галкинны беговелда искиткеч шәп йөрүләре шаккатырдылар.

Карап торырга гап-гади балалар бакчасы, әмма аның даны еракларга таралды инде. Чөнки биредә “Лучше всех!” тамашасының Казанда уздырылганында ќиңү яулаучы һәм Мәскәүдәгесендә катнашучы  тәрбияләнә. Ратмирга әле нибары алты яшь, әмма инде ул гаиләсен, үзе йөри торган бакчаны, Биектау районын еракларга танытты. Велобег белән Ратмир әле ике ел гына шөгыльләнә, тик шушы кечкенә генә малай нинди зур бүләкләр алуга ирешкән.

–       Без улыбызга дүрт яшь тулган көнне велобег бүләк итәргә булдык һәм бөтенесе дә нәкъ менә шушыннан башланды. Бала аңа утырды да, китеп тә барды, велобегка идарә итәргә бик тиз өйрәнде. “Лучше всех” тапшыруыннан өч яшьлек малайның беговелда әллә нинди хәркәтләр ясавын күрдек. Ратмир минем яныма килде дә: “Әни, минем дә шундый хәрәкәтләр ясыйсым килә” диде, – дип сөйләде Аделя Мазаева.

Ратмирны спорт сеекциясенә яздыралар. Тәүге тапкыр шөгыльләнгәннән соң ук тренер Сергей Бандорво аны уртанчылар дәрәќәсенә күчерә. Тиздән Ратмир, үзе хыялланганча,  “Букерайтибеговел” командасы составына алына.

Агымдагы елның июль аенда  яр буенда “Минута славы” чарасы уздырыла. Чемпион титуты өчен 40 яшь спортчы көч сынаша. Нәтиќәдә беренче урынны биектаулылар ала. Сергей Бандоров “Лучше всех” тамашасына  кастинг узуы турында белүгә үк гариза ќибәрә. Телевидение хезмәткәрләре аның белән шундук элемтәгә керәләр. Конкурс жюрие скайптан команданың чыгышы күзәтә һәм балаларны кастигсыз тапшыруга чакыра. Август азагында балалар Мәскәүгә китәләр, әмма аларның анда ял итәргә вакытлары булмый.

–Дүрт көн буена көндез дә, кичләрен дә күнегүләр ясадык, – диләр шоуда катнашучылар.

Яшьләренә карата балалар шактый катлаулы трюклар ясыйлар. Ратмир исә беговелда үзен бик тә ышанычлы тота.

Баштарак бераз куркыта иде, ә хәзер – юк, – ди Ратмир үзе.

Киләчәктә Ратмир Мазаев шөһрәтле чемпион булу һәм, үзенең тренеры шикелле, башка балаларны өйрәтү турында хыяллана.

Ратмир  бүген үк инде бөтен Россияне таң калдырган нәни йолдызчык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев