Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яналыклар

Районның төп елкасы үзенә чакыра

Казан арты паркында районның төп елкасын ачу тантанасы узды. Елның иң матур чарасын тамаша кылырга килгән кунакларга туңып басып торырга туры килмәде, алар өчен спорт ярышлары, биюләр оештырылды. Уен-көлкегә, җыр-биюгә урын түрдән булды.

Паркта кардан һәм боздан ясалган әкият геройлары, җәнлек-җанварлар әкияти матур мохит тудырганнар. Әкият геройлары да ялгыз булмады, алар янында фотога төшүчеләр берөзлексез алышынып кына торды. Әлбәттә, бәйрәм күрке мәхәббәт чыршы иде. Ул утларын кабызгач, чарага җыелган халык алкышлап, дәррәү кул чапты. Бәйрәм кунаклары Кыш Бабай һәм Кар Кызы да районыбыз халкына изге теләкләрен җиткерде.

Район башлыгы Равил Хисаметдинов  биектаулыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте: “Гадәттәгечә, узып бара торган елны озатканда без, ел катлаулы килде, дип әйтергә күнеккәнбез. 2022 ел барышында без  бик күп кыйммәтләрне яңача бәяләргә өйрәндек. Тынычлык, дуслык, туганлык кебек кыйммәтләр беренче планга чыкты. Киләсе 2023 елны барыбыз да матур өметләр белән каршылыйбыз. Илгә тынычлык, йортларыбызга иминлек, гаиләләребезгә бөтенлек, һәрберебезгә сәламәтлек телибез. Матур хыялларыбыз чынга ашсын, уңышлар насыйп булсын!”

Район башлыгы сәламләвеннән соң барысының да карашлары күккә төбәлде – бәйрәмнең кульминацион мизгелләре -  салют башланды. Халык күктәге төсле утлар гөләндәменең һәрберсен көчле алкышлар белән каршылады, хисләр, күкрәк чителегенә генә сыймыйча, тышка бәреп чыкты.  

“Без үзебезнең дусларыбыз белән килдек. Бәйрәм бик матур оештырылган. Болай булыр дип күз алдыма  да китермәгән идем”, - ди Гөлназ Галиуллина.

“Мин районыбыз халкын бәйрәм белән котлыйм. Шул кадәр күңелле, матур тамаша. Оештыручыларга рәхмәт”, - дип сүзгә кушылды Ландыш Гарафиева. Яңа ел тамашасы бигрәк тә сабыйлар күңеленә  хуш килде. Чөнки алар янына кунакка бик күп әкият геройлары килгән иде. Паркта балалар өчен чана шуарга таучыклар әзерләнгән. Өлкәннәр дә читтә калмады, балалары белән беррәттән рәхәтләнеп тау шуды, күңел ачты.

“Миңа монда бик тә ошый. Яңа ел минем иң яраткан бәйрәмем”, –ди  Ранэль Абдулаев.

Бәйрәмнең кечкенә кунакларын, әлбәттә, олылар проблемасы борчымады. Ни өчен дигәндә, тантанага үз машиналарында килгән кешеләр аларны  кайда калдырырга икән, дип баш ватты. Чөнки машина куярга урын булмады. Әмма,  бу – бәйрәмнең бердәнбер кимчелеге иде.  Моннан кала тантананы оештыручыларга бернинди дәгъва булмады.

“Халыкка шундый әкияти могҗиза бүләк иткән оештыручыларга бик зур рәхмәт”, – диде Альбина Тәбрисова.

Гадәттәгечә, кышның иң салкын вакыты да төп чыршы ачылган көннәргә туры килә. Алда озакка сузылган Яңа ел бәйрәме - балалар да, олылар да бертигез дәрәҗәдә ярата торган күңел ачу көннәре. Һәрберебезгә бәхет, шатлыктан гына торган имин көннәр насыйп булсын иде. Казан арты паркы районыбыз халкын күңел ачарга үзенә дәшеп кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев