Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яналыклар

Профилактик чаралар бик гади һәм җиңел

Сентябрь һәм октябрь айларында Россиядә кискен респиратор вируслы инфекцияләрнең һәм, шул исәптән, гриппның да сезонлы артуы күзәтелә. Моннан 4-5 еллар элек мондый авыруларга артык исебез китмәде кебек.

Ә менә короновирус белән бәйле пандемиядән соң вируслы инфекцияләргә бик сак карый башладык. Биектаулылар бүгенге көндә нинди йогышлы авырулар белән авырыйлар, быелгы көз тагын нинди чирләр  алып килер?  Бүгенге язмабыз шул хакта.

Биектау районы Мәмдәл авылы  амбулаториясендә авыруларны Татарстан Республикасының атказанган табибы, терапевт Рәдиф Бариев кабул итә.  Халык яхшы табибны бик тиз белеп ала һәм аңа чират торып керә. Сентябрь, октябрь айларында кеше бигрәк тә күп була, чөнки вируслы авырулар сезоны бара. Татьяна Исаева табибка тамагына зарланып килгән. Ул ангина белән бик еш авырый икән.

“Көз һәм кыш көннәрендә авырмыйча калганым юк, - ди Татьяна Исаева. Минем эшем үтәли җил өреп торган урын белән бәйле, анда һәрвакыт салкын. Зур суыткычлы бинада эшлим, шул сәбәпле җәен дә, кышын да җылырак киенергә туры килә”.

Рәдиф Рәкыйпович сүзләренә караганда,  короновирус та беркая да китмәде. Табиблар бүген дә пациентларда ковид авыруы күзәтәләр. Бүген әлеге авыру чагыштырмача җиңелрәк бара. Әмма җиңел үткәне дә организмда гомерлек чир-өзлегүләр калдырырга мөмкин. Шуңа күрә авыруга җитди карарга кирәк.

Коронавирус инфекциясе кискен респиратор вируслы инфекцияләрне дәвалау буенча да үзгәрешләр кертте. Бүгенге көндә һәр табиб бүлмәсендә кеше канындагы  кислород күләмен үлчи торган аппарат бар. Сатурация күләме авыруны ачыкларга һәм аның алга таба кешегә йогынтысын билгеләргә мөмкинлек бирә.

“Әйе, үпкәләре тулы көченә суламый торган кешеләр бар – алар хроник авыруларга керәләр. Сатурация 95 һәм аннан да түбәнрәк санны күрсәтсә, бу кешенең сулыш алу мөмкинлеге начар дигән сүз. 95-99 икән, димәк кеше сау-сәламәт”, - дип аңлата Рәдиф Рәкыйпович.

Бүгенгә эпидемия  күзәтелми, әмма авыручылар саны көннән-көн арта бара. Сезонлы чирләрнең профилактик чаралары бар. Иң үтемле профилактик чарага вакцинация керә. Ул бөтен дөньяда грипптан саклануның иң нәтиҗәле чарасы булып танылды. Ә инде авыру көчәйгән чорда табиблар өстәмә профилактик чаралар күрергә киңәш итәләр. Кулларны даими рәвештә сабын белән юарга, борынны чайкап торырга, бүлмәне юешләп җыештырырга, җилләтергә кирәк. Балансланган туклану, физик активлык, кирәгенчә йокы, гомумән, сәламәт яшәү рәвеше алып бару авыруны җиңелрәк кичерергә мөмкинлек бирәчәк.

Галия Ильдарова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев